Актаныш

Бозаулыйсы сыерны ничек тәрбиялиләр?

Ташлаткан, бозаулыйсы сыерга печән, су, пешкән солы гына файдалы.

Пешкән солы таналарның җиленен тигез, дөрес тутыра. Буаз сыер рационында фуражны киметергә һәм соңгы айда бөтенләй туктатырга кирәк. Чөнки аның зыяны зур. Ул “родильный парез” дигән авыру китереп чыгарырга мөмкин. Бу – бозаулаганнан соң сыер тора алмый, параличлана дигән сүз.

 Бозаулыйсы сыерга силос та бирмиләр. Чөнки аның әчелеге җитәрлек. Буаз чакта силос ашаган сыерның бозавы тугач та диареядән интегергә мөмкин. Бозаулаганчы сыер чистарынып, организмын әзерләп бетерергә тиеш.

Бозаулатасы сыерны ике ай алдан сөтен ташлатырга кирәк. Ял иттермәсәң, сыер сөт бирми. Сыерның лактация чоры 305 көн, калган вакытны ул ял итәргә тиеш.

Бозаулаганнан соң сыерны ничек тәрбиялиләр?

Төп шарт – үтәли җилдән саклау. Сыерга да, бозауга да салкын тидерергә ярамый. Яшь чагында бозауга суык тисә, аннан яхшы сыер да, яхшы үгез дә чыкмый. Сыер – сөтсез була, үгез “егет”леген югалта. 
 Әнисе янында ике ай сөт имеп торган бозау әйбәт була. Сөт сатуны төп максат итеп куймыйча, бозауны әнисеннән аермасаң, киләчәктә тана, сыер итәсе бозау әнисе янында торып, күбрәк имсә, аннан яхшырак сыер чыга.
Ана сөте әйбәт. Аны бозауга өч айга кадәр бирергә кирәк.

  Кышын сыерларга хәрәкәт кирәк.  Аны ишек алдына булса да чыгарып йөртү җаен табыгыз. Бәйләп тоткан сыер белән, йөреп кергән сыерның сөт күләме дә аерыла. Хәрәкәтләнгән сыерның сөте күбрәк була. Аннан соң, кыш буе бәйдә торган сыерның аягы бетә, тоягы үсә, бавыры начарлана, ацидоз авыруы башлана. Шуңа күрә хәрәкәт кирәк, хәрәкәт вакытында бавырдагы ацетон үпкә аша чыга.

Чыганак: guv.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: