Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бәрәңгене – агулапмы яки агуламыйчамы?

Авыл кешесе өчен тынгысыз чор башланды. Җирдә дым бар вакытта һәркем бакчасына җиләк-җимеш, яшелчә утыртып калырга ашыга. Аеруча икенче икмәк булган бәрәңгене утыртуга зур игътибар бирә ул. Ә инде җирдә бәрәңге үсентеләре күренүгә колорадо коңгызына каршы көрәш башлана. Кемдер аны чүпләп юк итә, икенчеләр үсү чорында берничә тапкыр агулы препаратлар...

Авыл кешесе өчен тынгысыз чор башланды. Җирдә дым бар вакытта һәркем бакчасына җиләк-җимеш, яшелчә утыртып калырга ашыга. Аеруча икенче икмәк булган бәрәңгене утыртуга зур игътибар бирә ул.
Ә инде җирдә бәрәңге үсентеләре күренүгә колорадо коңгызына каршы көрәш башлана. Кемдер аны чүпләп юк итә, икенчеләр үсү чорында берничә тапкыр агулы препаратлар белән эшкәртә. Соңгы елларда инде бәрәңгене агулап ук утырта башладылар. Болай эшләгәндә үсемлекләргә колорадо коңгызы килми диләр. Ләкин бакчачыларга агулап утыртсаң отышлымы, әллә инде агуламыйчамы дигән сораулар тынгы бирми. Без әлеге сорауларга ачыклык кертергә теләп, "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәровка мөрәҗәгать иттек.
- Колорадо коңгызына каршы шактый еллар көрәшсәк тә, аны агротехник чаралар ярдәмендә юк итү алымы уйлап табылмаган әле. Шулай булгач, бары тик химик препаратлар ярдәмендә генә сакланырга кала. Чәчүлек материалын химик препаратлар белән эшкәртеп утырту соңгы елларда бик отышлы санала. Әлеге ысулны үзем дә берничә ел файдаланам. Һәм әйтергә кирәк, файдасы зур. Бәрәңгегә коңгыз килми. Бары тик үсемлектә агу беткәннән соң гына колорадо коңгызы бәрәңгегә тияргә мөмкин.
- Күпме вакыттан соң инде ул?
- Нигездә без бәрәңгене 9 май тирәсендә утыртабыз. Препаратны дөрес нормада файдаланган очракта, августның 10-12ләре тирәсендә бәрәңге сабагында коңгыз күренә башлый. Моның өчен хафаланырга кирәкми. Димәк, бәрәңгедә агу беткән, һәм аны кулланырга ярый дигән сүз. Августның 10-15ләре тирәсендә бәрәңге сабагын чабып куярга да киңәш итәбез.
- Бик иртә булмыймы соң?
- Юк, бу, беренчедән, сабактагы бөҗәкләр тукланып, кышка запас энергия белән кермәсен өчен, икенчедән, ул вакытта гадәттә яңгырлар башлана, нәтиҗәдә фитофтора һәм бәрәңгене черетә торган башка авырулар тарала, шулардан саклану өчен дә кирәк.
- Күпчелек кеше бәрәңгене вегетация чорында агулый. Әлеге ысулга да тукталып китсәгез иде.
- Дөрестән дә, бу алым аеруча киң кулланыла. Үсемлек сабагында колорадо коңгызы күренә башлауга, кеше агу эзләп кибетләргә чаба. Ләкин бер генә сатучы да ул препаратларны ничек кулланырга икәнлеген аңлатмый. Ә бит аның ярлыгында язып куела. Системалы препаратмы, әллә инде бөҗәкләрнең тәне һәм ашкайнату тракты аша үтеп керә торган (кишечно-контактный) препаратмы. Кеше шуны ныклап карарга тиеш. Әгәр системалы препарат икән, ул үсемлекнең тамырына кадәр сеңә, үсемлек агулана. Бөҗәк шуны ашап, үлә. Агу үсемлектә ай ярымга кадәр саклана. Ә "кишечно-контактный" препаратны сипкәндә ул колорадо коңгызына яисә аның личинкаларына тиеп, аларны үтерә. Препаратның тәэсире 10-11 көнгә генә җитә. Кайбер кеше менә әллә ничә тапкыр сиптем инде, кортны бетереп булмый ди. Димәк, алар "кишечно-контактный" препарат сипкәннәр булып чыга. Системалы препаратларны июль ахырларына таба сибәргә ярамый. Чөнки агу бәрәңгедә бетмәгән була, нәтиҗәдә без агулы бәрәңге ашыйбыз булып чыга.
- Димәк, нинди генә юл белән агуласак та, күләмен белү һәм саклау сорала.
- Әлбәттә, шулай. Кайбер кеше агуны нормадан артык сыеклап сибә, бу очракта корт үлми. Икенчеләр, киресенчә, тизрәк үтерәм дип, суны кирәгеннән ким куша. Әлеге очракта бәрәңгедә агу бетми кала.
- Кайбер кеше бәрәңгене утыртканда агулап утырткан идек, эче каралды ди. Агуның аңа тәэсире бармы?
- Юк, бәрәңгенең эче каралу агулауга бәйле түгел. Узган көздә яңгырлар күп яуды, һәм көннәр җылы торды. Нәтиҗәдә бәрәңгене черетүче авырулар күп таралды. Нинди генә химик препаратны алсак та, аның составының нигезендә бакыр тора. Әгәр дә бәрәңге сабагында әз генә фитофтороз авыруы билгеләре күрсәгез, бакыр купоросы белән эшкәрткән очракта, үсемлекләрне әлеге авырудан берникадәр саклап була.
- Соңгы елларда безнең җирлектә кара каты корт та (проволочник) күпләп күренә башлады. Аннан саклану чарасы бармы?
- Проволочник тиз генә үлми. Җирнең туң катламы никадәр тирәнгәрәк китсә, ул аны да узып, кышлау өчен аска төшә. Бәрәңгене агулап утырту проволочниктан да саклый. Тик үсемлектә агу беткәч, ул бәрәңгегә тияргә мөмкин. Бу һава температурасының ничек торуына бәйле. Температура 15-20 градустан югары булса, проволочник җирнең өске катламында йөри, ә һава температурасы түбәнәйсә, ул бәрәңге үскән катламнан тирәнгәрәк төшә. Бәрәңгеләрне утыртып, бөҗәкләргә каршы эшкәртеп, көзен мул уңыш җыеп алырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев