Булганыннан күбрәк җитештерергә
“Чишмә” – районда алдынгылар рәтендә йөри торган хуҗалыкларның берсе. Нинди генә семинар, киңәшмә, җыелыш узмасын, күрсәткечләре үрнәк буларак телгә алына. Бу юлы да хуҗалык җитәкчеләре бирегә тәҗрибә уртаклашу өчен
Хуҗалык урып-җыюларны, Нур Баян исемендәге хуҗалыктан кала, икенче булып төгәлләде һәм, барлык техникасын юып, саклауга куйды. Быел техника саклау зонасы кечерәйтелеп, калай койма белән әйләндереп алынган. Ремонттан чыккан тырма-чәчкечләр дә үз урынын алган.
Авыл хуҗалыгы машиналарын, комбайн, тракторларын ремонтлый торган бина ягып җылытуга көйләнгән. Хезмәткәрләргә барлык эш шартлары тудырылган. Киенеп-чишенү, юыну бүлмәләре дә бар.
– Әлеге хуҗалыкта ремонт план-график нигезендә алып барыла. Ремонт эшләре төгәлләнүгә таба. Гади тырма агрегатлары чәчү бетү белән ремонтлап куелды. Культиваторлар ремонты бетте. Ике чәчкечләрен генә төзәтәсе калды. Тагылма коралларны да, техниканы да механизаторлар үзләре ремонтлый, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев.
Механизаторлар вакытны бушка сарыф итми. Ике урында комбайн ремонты бара. Бөртекле һәм терлек азыгы комбайннарының ремонт барышы белән танышкач, район башлыгы Энгель Фәттахов та үзенең уңай фикерләрен әйтте.
– Биредә бөртек суктыру, терлек азыгы әзерләү комбайннары, тагылма агрегатлар ремонты да берьюлы алып барыла. Һәр хуҗалыкта да эшне шушы тәртиптә оештырырга кирәк, – диде ул.
Яңа елдан соң әлеге биналарга тракторлар, машиналар тагын бер кат күздән кичерү өчен кертеләчәк.
Авыл хуҗалыгы машиналары, техника ремонты буенча райондагы хәлнең торышы белән Нәфис Сәлимгәрәев тулырак таныштырды. Кайсы хуҗалыкларда эш яхшы, ә кемнәргә селкенергә кирәклеген дә искәртте.
– Культиваторлар белән чәчкечләрне ремонтларга өйрәндек. Хәзер бөртекле культура комбайннарын һәм терлек азыгы әзерли торган техниканы яхшылап әзерләп куярга иде, – диде район башлыгы.
Хуҗалыкның ындыр табагында да тәртип капкасыннан ук күренеп тора. Аны матур итеп, бизәкләп эшләп куйганнар. Ихатасында да чисталык әллә каян күзгә ташлана.
– Бу ел барыбыз өчен дә уңышлы килде. Икмәкне дә узган елга караганда 10-15 процентка күбрәк җыйнап алдык һәм, икмәк киптерү җайланмасында киптереп, үзебезнең складларга урнаштырып бардык. Хәзер әкренләп сата башладык. Барлык эшне үзебезнең көч белән башкарып чыктык, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәфыйк Сәхәбетдинов.
Быел алар 80 тоннага кадәр үлчи торган үлчәүгеч куйганнар. Киләчәктә аның өстен капларга җыеналар. КЗСлар барысы да ремонтланган.
– Район буенча язгы бөртекле культура орлыкларын әзерләү финиш ноктасына килеп җитте. Планда каралган 14972 тонна икмәкнең 14580 тоннасын анализдан үткәреп бетердек. Хәзер аларның ындыр табакларында дөрес итеп сакланып, язгы анализга да әйбәт итеп чыгуы кирәк. Категорияләп караганда, “Нигез”, “Башак”, “Чишмә”, “Тамыр”, СПСК “Агыйдел”, “Наратлы”, “Алга” хуҗалыкларында, “Әнәк” һәм “Актаныш” агрофирмаларында оригинал һәм элиталы орлыклар яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән, – ди “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе агрономы Глүсә Насертдинова.
“Чишмә” хуҗалыгына килгәндә, 300 тонна бодай орлыгы булып, аның 180 тоннасы – супер элита, 60 тоннасы –элиталы орлыклар. Күчмә фондка да 200 процент күләмендә орлык салганнар. Күпьеллык үләннәре дә анализ үтеп, 96 процент тишелеш бирә, диделәр.
Терлекчелек тармагы аеруча мактауга лаек. Алар – лейкоздан арыну буенча районда иң яхшы көрәшкән хуҗалыкларның берсе.
– Лейкозга каршы өч ел инде ныклап көрәшәбез. Хәзер безнең ике төркем сыерларда гына лейкоз авыруы калды. Алары май аенда бозаулап бетсә, ул авырудан ныклап арынырбыз дибез, – ди Рәфыйк Сәхәбетдинов.
Яңа туган бозауларның һәрберсен ике айга кадәр аерым читлекләрдә асрыйлар. Бу – чир чыккан очракта башкаларга йокмасын өчен кулай алым. Яңа туган бозауларга сәламәт сыерның гына угызын эчерәләр. 15 көнлек вакыттан ук каннарын лейкоз авыруына тикшертәләр. Авыру ачыкланган маллар сәламәтләре янына кушылмый. Ике айдан соң, сәламәт бозаулар аерым төркемгә җыелып, тәрбияләнә.
Хуҗалык малларының 4 проценты гына лейкоз авыруы белән зарарлануын исәпкә алсак, эш нәтиҗәсе күренә. Терлек үлеме дә биредә башка хуҗалыклар белән чагыштырганда шактый ким.
Моңа мөгаен, вакытында вакциналар ясауның да тәэсире бардыр. 2009 елдан бирле хуҗалыкта зоотехник та, мал табибы да булып эшләүче Илназ Әхмәтовны киңәшмә барышында мактап телгә алдылар. Терлекләргә вакцинаны Илназ Әхмәтов даими ясап бара, диделәр аның хакында. Малларга тиешле игътибар бирелгәч, аның нәтиҗәсе дә күз алдында.
Хуҗалыкның бүгенге көндә 600гә якын савым сыеры булып, алардан көнгә 11 тоннадан артык сөт җитештерәләр. Район ветеринария лабораториясе җитәкчесе Ленар Әгъләмов терлекләргә бирелүче азык рационын, азыкның туралышын яхшы дип бәяләде. Терлекләрнең биохимик анализы да яхшы.
–Элек сыер санын күбәйтеп, сөт җитештерүне арттырырга тырышсак, хәзер булган сыерлардан күбрәк сөт җитештерүне максат итеп куябыз, – ди хуҗалык җитәкчесе.
Киңәшмә ахырында район башлыгы да әлеге хуҗалыкның эшчәнлеген уңай яктан бәяләде.
– “Чишмә”дәге яңалыкларны үз хуҗалыгыгызга кертсәгез, бик нык файда булачак. Белгечләрегез килеп, биредә тәҗрибә алса да зыян итмәс, – диде ул хуҗалык җитәкчеләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев