Актаныш

Бурыч тагын үтәлмәде...

Соңгы вакытларда республикада терлекчелек тармагы буенча бик нык уңай үзгәрешләр сизелә. 1 июньгә - Кукмара, 10 июньгә Балтач районы терлекчеләре тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерә башладылар. Республика тарихында моңа тикле күрелмәгән әлеге күрсәткечкә ирешү өчен бик нык тырышлык, үҗәтлек сорала. Бу хакта 14 июнь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы...

Соңгы вакытларда республикада терлекчелек тармагы буенча бик нык уңай үзгәрешләр сизелә.
1 июньгә - Кукмара, 10 июньгә Балтач районы терлекчеләре тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерә башладылар. Республика тарихында моңа тикле күрелмәгән әлеге күрсәткечкә ирешү өчен бик нык тырышлык, үҗәтлек сорала. Бу хакта 14 июнь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы май ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та әйтеп үтте.
Мамадыш районы исә 2018 елга тәүлегенә 250 тонна сөт җитештерү бурычын куя. Сүз дә юк, безнең район да элекке еллар белән чагыштырганда начар эшләми, ләкин шушындый уңдырышлы туфраклы җирдә утырып, бүгенге күрсәткечләребез белән канәгать түгелмен, - ди ул.
Соңгы мәгълүматлар буенча, районда тәүлегенә 165мең 514 центнер сөт җитештерелә. Әлеге күрсәткечне алдынгы районнарныкына җиткерү өчен бик зур көч таләп ителә. Билгеле, моның өчен иң беренче чиратта малларның баш саннарын арттыру зарур. 2008-2015 елларга районның үсеш программасы буенча 2015 елга райондагы малларның баш саннарын 35меңгә җиткерү бурычы куелган булса да, быелның 1 июненә алынган саннардан күренгәнчә, МЭТнең саны аңа җитә алмаган.
Район хуҗалыкларында 1 июньгә барысы 33179 баш мал исәпкә алынган. Бу ел башыннан исәпләгәндә - 619га, май аенда 49га арткан булып тора. Ай эчендә "Нур"(+27), "Чиялек"(+4), "Янаул"(+8), "Башак"(+11), "Ташкын"(+7), "Таң"(+8) хуҗалыклары терлекләрен арттырса, "Әнәк" һәм "Актаныш" агрофирмаларында ул, киресенчә, кимегән. Баш саннарын арттыруда сыер һәм таналарны вакытында дөрес каплату, аларның буазлыкларын тикшерүнең әһәмиятенә Дәниф Харисов кат-кат басым ясады.
- Савым сыерларының каплатылып бетмәве зоотехникларның эшләп бетермәве нәтиҗәсе, - диде ул.
Мондый сыерлар аеруча "Нигез", "Нур", "Таң", "Алга" хуҗалыкларында күп. Ә таналарны каплату буенча "Нур", "Эконом" хуҗалыкларына эшне оештырып бетерү зарур.
Киңәшмәдә бракка чыгарылган сыерларның күп булуы да ассызыкланды - май аенда 332 баш сыер ("Нигез" - 29, "Чишмә" - 25, "Таң" - 43, "Ташкын" - 31, "Наратлы" - 22, "Нур" хуҗалыгы - 18, "Әнәк" агрофирмасы - 51, "Актаныш" агрофирмасы 66 баш). Бу күрсәткечләрнең уңай күренеш түгеллеген идарә башлыгы да искәртте.
Ай эчендә 1088 баш бозау алынган, шуның 828е - сыерлардан, 260ы - таналардан. 1088 бозауның 509ы - теше, 579ы үгез бозау. "Чишмә" һәм "Тамыр" хуҗалыкларында үгез бозаулар арту белгечләренә уйланырга җирлек тудыра. Киләчәктә аларның сыер хәрәкәте буенча проблемалары туарга мөмкин.
Май аенда районда 49238 центнер сөт җитештерелгән. Бу 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 2771 центнерга күбрәк. Савылган сөтнең 47309 центнеры дәүләткә сатылган. Бер сыерга 445 килограмм туры килә. "Әнәк", "Актаныш" агрофирмаларында, "Чишмә", "Таң", "Башак" хуҗалыкларында бер сыерга районның уртача күрсәткеченнән югарырак сөт саусалар, калган хуҗалыкларда ул түбәнрәк.
Хисап аенда 3843 центнер ит җитештерелгән, шуның 3830 центнеры дәүләткә сатылган. Бер башка 18.8 килограмм ит җитештерелгән булып тора. Әлеге юнәлеш буенча "Әнәк" агрофирмасы, "Эконом", "Башак", "Чиялек", "Тамыр", "Чишмә", Нур Баян исемендәге хуҗалыклар яхшы эшли. Аларда бер баш терлеккә 26.5-20.3 килограмм ит җитештерелә. Сөт һәм ит җитештерү буенча ферма мөдирләренең эш күрсәткечләрен бу айда да махсус таблица ярдәмендә тәкъдим итәбез.
Агымдагы елның 1 маена хуҗалыкларда терлекчелек продукциясе сатудан барысы 603 миллион 214 мең сум күләмендә акча кергән. Бер хезмәткәргә акча кереме 410 мең сум тәшкил итә. Соңгысы буенча иң күп акча кереме "Әнәк" агрофирмасында, "Тамыр", "Чишмә", "Нигез" хуҗалыкларында. Аларда уртача хезмәт хакының күләме дә башкаларга үрнәк булып тора. Бу айда да "Ат" сыны "Әнәк" агрофирмасында калды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: