Актаныш

БЫЕЛ УРЫП-ҖЫЮ 32 КӨНДӘ ТӘМАМЛАНАЧАК: Бүгенге брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге журналистлар белән очрашты

Бүген хакимиятнең кече утырышлар залында быелгы урып –җыю чоры барышы, үзенчәлекләре, таләпләр турында сөйләшү узды.        Брифингта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев катнашты.  Ләйсән ГАЗИЗОВА

       Гидрометеорология хезмәте дә, халык синоптиклары да быелгы җәйнең кызу булачагын фаразлады. Хәтта бакчачыларга да дым беткәнче бәрәңге, суган, кишер һәм башка яшелчәләрне иртә язда утырту турында киңәшләр бирелде.

      Аграрийлар бу хакта рәсми чыганаклар аша белеп торды. Әмма татар тотып карамый ышанмый дигән әйтем бу юлы да үзен раслады. Корылыкка без әзер түгел идек. Бүгенге брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев район буенча уртача уңышның 15 центнер чыгуын әйтте. Быелгы уракка гадәттәгедән атна-ун көнгә иртәрәк төште хуҗалыклар. Әзерлек тә чамалырак булды.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов ашыккан эшнең сыфаты китә инде аның, дип, урып-җыю эшен оештырудагы кимчелекләрне атады: кайбер хуҗалыкларда комбайннарның ут сүндергечләре эшләми, ургычларның пычаклары үтмәсләнгән, янгын куркынычсызлыгы таләпләре сакланмый. Илдус Мәхиян улы комбайннарны асфальттан йөртмәскә кирәклеген дә искәртте.

Кайбер басуларда башакка аз гына тиеп китсәң дә бөртек коелырга гына тора. Элек-электән килгән “Ашлыкның бер генә бөртеген дә әрәм итмәскә!” дигән девиз быел аеруча актуаль. Шуңа күрә комбайнчылардан урып-җыю чорында үтә дә саклык, иплелек күрсәтү сорала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев ашлык ташый торган йөк машиналардан юл буйларында, басу кырыйларында, хәтта олы юлдагы РТС һәм Куян боҗрасында бөртекләр коелганын күрүен, бу хәлнең быелгы вәзгыятьтә гафу ителмәслек хәл булуын әйтте. Икмәк ташучы машина арбаларын бөртек коелмаслык итеп тышларга, герметиклыгын булдырырга кирәк, диде Нәфис Әзһәм улы.

 


       Быел район игенчеләрен 57252 га мәйданда урып-җыю эшләре көтә. Җаваплы кампаниядә аграрийларның 89 комбайны катнашачак. Бер комбайнга туры килә торган җир мәйданы 643 гектраны тәшкил итә. Бер комбайн тәүлегенә (12 сәгатьлек эш көнендә) 20 га мәйданнан ашлык җыйный алганда, урып-җыю 32 көндә тәмамланачак. 


       Рушан Мөхәммәдиев урып-җыюда катнашачак техникалар әзерлеген тикшерү 21 июньдә үк башланганын әйтте.

29, 30 июньдә комбайннар карау белән беррәттән механизаторларның белемнәре дә сынала. Комиссия тарафыннан “Нигез”, “Нур”, “Тамыр”, “Чишмә”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар урып-җыюга яхшы әзерлекле белән килгәннәр. “Эконом”, “Наратлы”, “Агыйдел” хуҗалыкларында запас частьлар җитешмәү сәбәпле, әзерлек түбән бәяләнгән.

Тагын бер хәл итәсе мәсьәлә- “Башак”, “Тамыр”, “Саф” хуҗалыкларында, “Әнәк” агрофирмасында кыр корабларын иярләргә механизаторлар  кытлыгы.
 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: