Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Урып-жыюны районыбыз игенчеләре 88 комбайн белән башкарып чыгачак

Терлек азыгы әзерләү белән беррәттән хуҗалыклар алдында тагын бер мөһим бурыч тора- урып-җыю чорына мөмкин кадәр ныклы хәстәрлек белән керү таләп ителә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча җитәкче-белгечләре 22-23 июнь көннәрендә хуҗалыкларның техникаларын барлап, механизаторлар белән тәэмин ителешен тикшереп чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев бүгенге брифингта комиссия фикере белән журналистларны да таныштырды.

       "Нигез", "Нур", "Чишмә" агрофирмасы, "Чишмә", Нур Баян исемендәге, "Алга" хужалыклары урып-җыю чорына яхшы әзерлекле. Алдагы еллардан аермалы буларак, "Агыйдел" хуҗалыгы да  оешкан төстә әзерлек алып бара. Ә менә "Таң", "Наратлы", "Эконом" хуҗалыкларында мөһим компаниянең тиздән килеп җитәсенә әллә ни ышанмыйлар ахры. Биредә техникаларны карау, барлау түбән дәрәҗәдә, комбайннарны иярли алырдай механизаторларны да таба алмаганнар.  

                 Урып-жыю чорын районыбыз игенчеләре 88 комбайн белән башкарып чыгачак. Бер комбайнга төшә торган йөкләмә 550 гектар туры килә. Аерым "Дон-1500" комбайны өчен исәпләгәндә, бу күләм 380 гектар. Быел "Тамыр", "Чишмә" хуҗалыкларына берәр, "Әнәк" агрофирмасына ике өр-яңа комбайн кайтартылган. Узган ел район хуҗалыклары 6 яңа комбайнга баеган булган. Яңа техникалар сатып алынса да әле кыр корабларының 35 проценты яңартуга мохтаҗ. 
         

- Әгәр бер комбайн тәүлегенә 12 сәгать дәвамында бөртеклеләрне суктыра алса, Актаныш районында урып-җыю 22 көндә тәмамланачак,- дип фаразларын әйтте Рушан Мөхәммәдиев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев