Актаныш

Бәйсез малга кем җаваплы?

Кыш буе терлек абзарларында ябулы яткан маллар яз җитүгә иреккә чыга. Күпләр сыерларын, сарыкларын көтүгә чыгарсалар, арада капкасын ачып кына иркенгә чыгарып җибәрүчеләр дә очрый. Ул маллар иректә йөри, басуларны таптый, район үзәгендә дә газоннарда чәчәкләрне кимереп йөргән кәҗәләрне очратырга туры килә. Алай гына да түгел, шушы иректә йөргән маллар...

Кыш буе терлек абзарларында ябулы яткан маллар яз җитүгә иреккә чыга. Күпләр сыерларын, сарыкларын көтүгә чыгарсалар, арада капкасын ачып кына иркенгә чыгарып җибәрүчеләр дә очрый. Ул маллар иректә йөри, басуларны таптый, район үзәгендә дә газоннарда чәчәкләрне кимереп йөргән кәҗәләрне очратырга туры килә. Алай гына да түгел, шушы иректә йөргән маллар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре дә булып тора. Ул аварияләрнең ахыры аяныч, кеше үлеме белән тәмамланган очраклар да бар.
Үзебезнең районда да шундый очраклар теркәлде. Малларын транспорт чаралары бәрдереп, зыян килгән сумманы шофердан юллап алуны сорап, район судына мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Бер яктан уйлап карасаң, көчеңне түгеп асраган малыңны югалту да авырдыр, ә икенче яктан, закон таләпләреннән чыгып караганда, әлеге малларның хуҗалары үзләре үк гаепле бит.
Һәр җирлекнең үзенең "Жирлекне төзекләндерү һәм карап тоту кагыйдәләре" җыелмасы бар. Анда һәрберсе, үз авыл җирлегенә туры китереп, малларга кагылышлы пунктны булдырган. Эчтәлегенә килсәк, нигездә ул түбәндәгеләрне эченә ала: көтүлек җирләрен, терлекләрне көтүгә кайчан чыгара башлау, иртән кайчан чыгып, кич кайчан кайту вакытын авыл җирлеге Советы билгели.
Мөгезле эре терлекләр көтүлекләрдә бары тик көтүче яки малларның хуҗалары күзәтчелегендә генә йөрергә тиеш. Караучысыз һәм бәйсез малларны ихатадан тыш, урамнарда, транспорт юлында йөртү тыела.
Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 маддәсендә җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозганга административ жаваплылык каралган. Моңа урамга пычрак су түгү, йорт тирәсенә төзелеш материаллары һ.б. кирәк-яраклар кую, этләрне, кош-кортны, мал-туарны урамда иясез йөртү керә.
Элегрәк мондый хәлләр күзәтелсә, физик затларга беренче тапкырга кисәтү генә бирелә иде. Бүгенге көндә закон таләпләре катгый: физик затларга - 2 меңнән 3 мең 500 сумга вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр; бу хәрәкәтләр бер ел эчендә кабат кылынган очракта, физик затларга - 3 мең 500 сумнан 5 меңгә, вазифаи затларга 30 меңнән 50 меңгә, юридик затларга 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр административ штраф каралган.
Маллар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләренә бәйле эшләрне карау район судында кем файдасына хәл ителә? Мондый очракларда кем гаепле? Район суды судьясы Гөлназ Нурымова белән сөйләшүебез шул хакта.
-Безнең район судында маллар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләренә кагылышлы эшләрне еш булмаса да, карарга туры килә. Арада бик аянычлары - кеше үлеме белән тәмамланганнары да бар. 2013 елның сентябрь аенда шундый бер очрак булды. Актаныш-Иске Байсар юлында Яңа Әлем авылы тирәсендә машина юлына сыер чыгып, аны җиңел машина бәрде.
- Тикшерү нәтиҗәләренә килсәк...
- Ныклап тикшерүләр нәтиҗәсендә шул мәгълүм булды: фаҗига караңгы вакытта була, машина шоферы тиешле тизлекне саклап хәрәкәт иткән. Сыерга җитәргә 3-4метр ара калгач кына терлекне абайлап ала. Күпме генә саклык чаралары күрүгә карамастан, машинасы белән сыерга килеп бәрелә. Алган җәрәхәтләрдән бер пассажир вафат була. Машина хуҗасы сыер хуҗасыннан китерелгән матди һәм әхлакый зыянны юллап, судка гариза бирде.
- Бу очракта суд нәрсәләргә игътибар итте?
- Тикшерүчеләрнең эшләре буенча эш йөртәбез. Әлеге юл һәлакәте килеп чыккан вакытта сыер хуҗасы өендә исерек хәлдә булган. Аның аңлатуынча, янына спиртлы эчемлекләр куллану өчен дуслары килгән, ул үзе сыерын иреккә чыгармаган, ә шуларның берсе капканы ачык калдырган һәм сыеры чыгып киткән. Бу берничек тә аклану була алмый.
Җирлекләрнең "Жирлекне төзекләндерү һәм карап тоту кагыйдәләре" буенча да караучысыз иректә йөргән малларның хуҗалары административ җаваплылыкка тартылырга тиешләр. Россия Федерациясенең Гражданнар кодексының 137 маддәсе буенча, хайваннарга гомуми мал-мөлкәткә кагылышлы кагыйдәләр кулланыла. Шулай булгач, үзенең сыеры өчен хуҗасы җавап бирә. Суд машина хуҗасына килгән зыянны сыер хуҗасыннан юллап алырга дигән карар чыгарды. Һәм ул үз көченә керде.
- Икенче очракка да тукталып китсәгез иде.
- Монысы 2014 елның сентябрь аенда Әнәк авылы белән Иске Айман арасында килеп чыккан. Бу очракта җиңел машина колынга бәрелә. "Җирлекләрне төзекләндерү һәм карап тоту кагыйдәләре" җыелмасы буенча, атлар, колыннар да бәйсез, караучысыз йөрергә тиеш түгелләр. Әлеге очракта колын бәйсез була. Аның кайчан юлга йөгереп чыгасын хуҗасы да, машина шоферы да алдан белә алмый. Суд машина хуҗасы файдасына карар чыгарды. Ул үз көченә керде.
Гадәттә, мондый юл һәлакәтләре эңгер-меңгер вакытта килеп чыга. Маллар, җигүле атлар караңгыда күренми. Фара яктысында алар бик нык якын килгәч кенә шәйләнә. Ул вакытта инде шофер һәлакәтне булдырмый калуның нинди генә чарасын күрергә теләсә дә, соң була. Кабатлап, үз малларыгызга үзегез хуҗа булыгыз диясем килә. Аларның иректә, караучысыз йөрүе фаҗигаләргә китереп, кеше гомерләрен дә өзәргә ихтимал. Шуны онытмасагыз иде.
Урамнарда караучысыз йөргән маллар буенча фикерләрен белергә теләп, берничә авыл җирлеге башлыгына да мөрәҗәгать иттек.
Дилбәр Әнвәрова, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы:
- Әлеге тема безнең иң авырткан проблемаларның берсе булып тора. 2013 елда малларын иректә, караучысыз йөрткән 8 кешегә административ беркетмә төзелгән. Ләкин кешене гел административ беркетмә төзеп, штрафка тарту белән генә куркытып булмый. Аңлатырга тырышабыз, кабат-кабат сөйләшүләр алып барабыз. Җирлекнең көтүлек җирләре, болыннары җитәрлек. Ни өчен күпчелек кеше малын көтүгә чыгарганда, берничә кешенең генә малы иректә йөрергә тиеш?
Сезонга бер-өч тапкыр туры килгән көтү чиратыннан куркып, малларын капканы ачып кына чыгарып җибәрү башка сыймый. Әлеге терлекләр басуларны таптый, авыл уртасындагы оешма-предприятиеләрнең, мәктәпнең чәчәклекләрен таптый. Моны мин кешенең хезмәтеннән көлү дип кабул итәм. Басудагы игеннәр хуҗалык мөлкәте булып тора. Анда үскән икмәкне кешеләр ашый.
Икенчедән, иректә йөргән малларга котырган төлкеләр, этләр ташланып, әлеге чир терлекләре белән ихатага кайтырга мөмкин. Алар аша кешегә дә йогу ихтималы зур. Өченчедән, хәзер урлашу очраклары күбәйде. Малларын иреккә чыгарып җибәрәләр дә, югалгач, чаң сугалар. Шул вакытта гына ныклап уйлый башлыйлар. Кешенең ваемсызлыгы елдан-ел арта. Минем шуңа эчем поша. Малларына хуҗа була белсеннәр иде. Шушы көннәрдә генә Иске Әлем авылында булып, иректә йөргән сарыкларны фотога төшереп, хуҗаларына кисәтү җибәрдек. Әгәр берничә көндә алар малларын иреккә чыгарудан туктамасалар, административ чара күрергә туры киләчәк. Кеше үзенең дөрес гамәл кылмаганлыгын аңларга тиеш.
Мөнир Әмирханов, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе:
- Моннан берничә еллар элек малларын урамда караучысыз йөртүче кешеләр күп иде. Сыеры да, кәҗәсе дә газоннарда чәчәкләрне таптап интектерделәр. Бу кешеләр белән төрлечә көрәштек. Кайсына аңлатулар, кайсына административ беркетмәләр төзеп, штрафка тартып, чара күрергә туры килде. Хәзер малларын иректә йөртүчеләр сирәгәйде. Кайберләре көтүгә чыгара, кайберләре авыл җирлеге Советы белән килешенеп, махсус урыннарга бәйләп кую мөмкинлегеннән файдалана. Шулай да Совет урамында берничә кеше, Аскы Актанышта малларын иректә йөртүчеләр бар әле. Аскы Актанышта сыер көтүе бар, сарыкныкы юк. Кайберәүләр сарыкларын иректә йөртә. Безнең Актаныш буенча иректә йөргән малларны ачыклау буенча каравылчы куелган.
Әгәр иректә йөрүче мал булса, ул хуҗаларын кисәтә, без дә кисәтү язулары җибәрәбез. Шунысын да әйтергә кирәк, малларын караучысыз калдыралар да, югалгач, "аһ" оралар. Мондый әллә ничә факт булды инде. Үзләре үк угрыларга азык бирүләрен аңламыйлар, күрәсең. Элек үзәк урамнарда каз, кош-корт күп йөри иде. Хәзер андый очраклар бетте дияргә дә була.
Кеше хезмәтен хөрмәт итәргә кирәклеген, иректә йөргән маллар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгарга мөмкин икәнлекне беркем дә исеннән чыгармасын иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: