Чаң сугабыз: Басуларны корткычлардан эшкәртергә кирәк!(+урыннан фотолар)
Күпләрне бүген басуларны корткыч кортларының басып алуы хафага сала.
Нинди корткычлар соң алар? Алар белән көрәш ничек бара икәнен белү максатыннан безнең иҗади төркем «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» нең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров белән кыр-басуларны карап кайтты. «Актаныш» агрофирмасының көзге бодай һәм борчак басуларын карарга булдык.
Үсемлекләр нәни бала кебек, ди Әфка Әбелгас улы.
Игенчелек, кырчылык өчен авыр ел килде, сүз юк, Әфка абый.
— Агымдагы ел — игенчелек өчен зур сынаулар елы булды. Беренчедән, гадәти булмаган иртә яз килүе, икенчедән — кабат салкыннарның кайтуы. Өченчедән — тагы бер атнадан файдалы яңгырлар булмавына өч ай булачак. Июнь аенда нибары 6,5 мм яңгыр яуды, бу бик аз.
Шулай да өмет зурдан, Актаныш төбәге — икмәк ягы бит?
— Дөрес, чыннан да Актанышта туфрак бик уңдырышлы. Ләкин җирне дөрес эшкәртеп, дәвамлы тәрбияләү басуларда булса — 25-30 цетнер алып була. Мондый хуҗалыклар бар.
Корткычлар һөҗүме бигрәк бочулы мәсьәлә... Сачок белән тотып күрсәттегез, мыжгылдап торалар бит. Әнә хәтта ки ТВ микрофонының «ветрозащитка»сын да сырып алганнар.
— Без барлык культураларга мониторинг алып барабыз. Бүгенгесе көнне көн каагында: корткычлар һөҗүме! Гөблә(тля) басуларда сачок белән җыеп карыйбыз, учлап җыярлык... Борчак басуларында аеруча күп. Авыл хуҗалыгы тармагында 42 ел эшләп мондый хәлне күргән юк иде. Ныклы көрәш алып бару кирәк, чаң сугабыз!!!
Басуларның уңышын саклап кала алырбызмы?
— Бүгеннән үк бөртекләрнең формалашуы бара, серкәләнде. Нәкъ шушы чакта бөртеклләр зарар кичерә, эштән чыга. Көзге бодай басуларын агрегатлар кереп, эшкәртеп чыгарга тиеш! Авыруга һәм бөҗәккә каршы басулар эшкәртелүе мөһим.
Кырчлык белән терлекчелек тә янәшә генә бит!
— Төп терлек өчен булган культура — кукуруза да онытылып бетерелмәсен иде. Быел ул аеруча күп чәчелде.
Район буенча барлык хуҗалыкларда да корткычлар һөҗүме зурмы?
— Районыбызда «Актаныш» һәм «Әнәк» агрофирмалары, «Наратлы», «Чишмә», Нур Баян исемендәге хуҗалыклар алдан ук әйбәт кенә әзерлек чаралары күрдде.
Билгеле, башка еллларда да булган бөҗәкләрме яки яңалары да бармы соң?
— Ел саен күзәтелә торган бөҗәкләр күпчеге: «вредная черепашка», «трипос», клоплар, Чалманарат һәм Суыксу якларында бүтән елларда күзәтелмәгән «кузька» яки «икмәк коңгызлары» бик күп күзгә чалыналар.
Без булган басу да корткычлар һөҗүменә дучар. Ә төп сәбәпләре — кайдадыр җир эшкәртү технологияләре дөрес булмавы яки җиренә-җиткереп үтәлмәве, тигез итеп тишелеш юклыгы, салам покослары калуы да, яңгыр булмыйча икмәк чыкмавы шушындый аяныч нәтиҗә бирә... Ә уйлап карасаң, моңы бит иң башта ук хәстәрләү дә мөмкин. Кайтырга чыкканда шушы ук агрофирманың борчак басуын да читләп узмадык. Бөҗәкләр ара-тирә сачогыбызга эләксәләр дә, эшләр берникадәр хутлы.
Җәй — кыр батырлары өчен үтә дә җаваплы чор. Авыл хуҗалыгы культураларының булачак уңышы хуҗалыкта чәчүлекләрне ничек тәрбияләүгә бәйле. Шуңа күрә дә корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә, авыруларга каршы гербицидлар белән эшкәртү эшләре дә дәвам итә. у көннәрдә, чын мәгънәсендә, басуларда техникасы гөрелтесе тәүлек әйләнәсенә дә тынмый, механизаторлар көнне төнгә ялгап эшлиләр.
Туган як киңлекләрен иңләүче егетләрнең кәефләре күтәренке, яхшы һәм нәтиҗәле хезмәт үрнәге күрсәтәләр. Аларның бу көннәрдәге тәүлек әйләнәсенә фидакарь эшчәнлеге көзен мул уңыш белән сөендерсен, дигән теләктә калыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев