Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Чалгылар җырлый башлады

- Яңгырлар булмау борчуга сала. Артык терлек азыгыбыз юк, ә мал саны артуга таба. Шуны исәптә тотып, кышлату чорына җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән керергә кирәк, - дип ассызыклады район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев "Наратлы" хуҗалыгында узган чираттагы гамәли киңәшмәдә. Әлеге сөйләшүгә, җитәкчеләрдән тыш, хуҗалыкларның бөтен диярлек баш...

- Яңгырлар булмау борчуга сала. Артык терлек азыгыбыз юк, ә мал саны артуга таба. Шуны исәптә тотып, кышлату чорына җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән керергә кирәк, - дип ассызыклады район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев "Наратлы" хуҗалыгында узган чираттагы гамәли киңәшмәдә.
Әлеге сөйләшүгә, җитәкчеләрдән тыш, хуҗалыкларның бөтен диярлек баш белгечләре дә чакырулы иде, чөнки сыйфатлы терлек азыгы әзерләүдә икътисадчы, агроном, мал табиблары, зоотехникларның да хезмәт өлеше зурдан.
Кышлату чорына быел, узган елгыны да исәпкә алып, 1 терлеккә 32 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куела. 1 шартлы терлеккә 1 тонна печән, 5 тонна сенаж һәм шул ук күләмдә силос туры килә. Билгеле ки, ихтыяҗга карап салам хәстәрләп кую да зарур. Шөкер, шактый хуҗалыклар чалгыларын "җырлата" инде, чөнки кичектерүдә мәгънә юк.
Киңәшмәнең ни өчен "Наратлы" ҖЧҖдә узуы да сер түгел. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов сүзләренә караганда, әлеге кампаниягә генә түгел, агросәнәгать комплексындагы һәр хезмәткә оешкан төстә алынучы хуҗалыкларның берсе ул. Көтүлек мәйданнары белән азмы-күпме авырлык булса да, сыерлар санына караганда иң күп сөт җитештерү белән дә мактана алалар: көнлек реализация 6 тоннага якын.
Терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техника да әзерлек сызыгына куелган, бар да җитешле. Хәер, район буенча саннарга карасаң, арада аерым төр техникага ихтыяҗ булган хуҗалыклар да бар. Районда 1 чапкычка 744,2 гектар мәйдан туры килә. Силос-сенажга дип тәгаенләнгән мәйданнар 31 мең гектар чамасы, ә аны әзерләүдә катнашачак комбайннар саны 26 гына. Боларның барысын да исәпләгәндә, тагын 13 комбайнда ихтыяҗ туа.
Киңәшмә барышында Иң әүвәл техника әзерлегенә, базларның төзеклегенә басым ясалды, шулай ук хезмәткә түләү буенча да тәкъдимнәр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев