Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

"Чәчер" басуларына икмәкне бизәкле трактор белән чәчәләр

“Чәчер” хуҗалыгында узган күрсәтмә техник карау вакытында елкылдап торган торакторлар арасында берсе аеруча күзгә ташланды.

               Милли бизәкләр төшерелгән МТЗ-1221 торакторы әллә каян үзенә җәлеп итә. Белоруссиядәнең Минск шәһәрендә җыелган мондый рәсемле техниканы 3 ел элек кайтартканнар. Яңа тракторны Айрат Фәхразыев иярли. 


-    Бу тракторны бар авыл халкы таный инде хәзер- әллә рәсемнәрен үзең ясадыңмы, диючеләр дә булды. Үземә дә матур техникага утырып эшләү рәхәт, кәефләр күтәрелә,-  ди Айрат.
   

 

       

Реклама

  Айратның авыл хуҗалыгы тармагында эшли башлавына 18 ел. Ел саен язгы чәчүгә чыга, иртәннән кичкә кадәр басу-кырларны иңли. Төнге сменада алмашлап та чәчәләр. Урып-җыю вакытында Айрат комбайн штурвалы артында. Соңгы вакытта хуҗалыкның матди-техник базасы яңартылу механизаторларның йөрәгенә сары май булып ята. 

    Күрсәтмә карау вакытында "Чәчер" хуҗалыгының тракторларының ремонты, чиста, пөхтә булулары үрнәккә куелды. Биредә барлык техника да язгы кыр эшләренә әзер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев