Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Чәчүгә техника әзер

Узган атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев, район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов хуҗалыклардагы авыл хуҗалыгы техникасы һәм тагылма коралларның язгы чәчүгә әзерлеген соңгы кат күздән кичерде. Әлеге караулар барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек буенча вәкиле Ренат Зиннәтуллин...

Узган атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев, район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов хуҗалыклардагы авыл хуҗалыгы техникасы һәм тагылма коралларның язгы чәчүгә әзерлеген соңгы кат күздән кичерде.
Әлеге караулар барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек буенча вәкиле Ренат Зиннәтуллин һәм "Татагролизинг" җәмгыятенең баш инженеры Нурсил Вәлиев тә катнаштылар. Безнең иҗат төркеме аларның "Нур" хуҗалыгында булган карауларын күзәтте.
Әлеге хуҗалыктагы барлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм тагылма кораллар да төзәтеп, әзерлек сызыгына куелган. Белгечләр аларны бер кат күздән кичереп, тикшереп чыкканнан соң, язгы чәчүгә 100 процент әзер дип тапты. Мөмкинлектән файдаланып, Нурсил Вәлиев механизаторларга, җитәкче-белгечләргә үзенең киңәшләрен дә җиткерде.
- Без шушы көннәрдә Зәй районында булып, аларның язгы кыр эшләренә әзерлеген карадык. Анда язгы кыр эшләренә әзерлек буенча ярыш игълан иткәннәр. Беренче урын алган хуҗалыкка - 250, икенче урын алганга - 150, өченче урын алучыга 100 мең сум күләмендә акча бирелә. Шушы кызыксындыру чарасын алу өчен алар бар көчләрен куеп әзерләнәләр. Кайсына беренче урын бирергә белмичә аптырыйсың. Ул бит әле механизаторларның хезмәт хакына өстәп, күпмедер күләмдә премия дә дигән сүз. Бу үзе үк кешене канатландырып җибәрә. Әлбәттә, сездә дә әзерлек начар түгел. Ләкин мондый ярышлар үткәрү кирәктер дип исәплим. Конкурс республика күләмендә дә игълан ителде.
"Нур" хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Харисов та үз фикерләрен җиткерде.
- Бездә андый конкурслар ел саен уздырылып тора. Зур-зур бүләкләр дә алган вакытлары булды.
- Хәзер инде кешегә эшләү өчен шартлар тудыру максатыннан машина-техника паркларын төзекләндерүгә әһәмият бирәбез, - дип, Рәшит Харисовның фикерләрен куәтләде Илдус Хәкимов. - Әгәр дә МТПларда уңайлы шартлар тудырыла икән, яшьләр дә эшкә тартыла, кадрлар мәсьәләсе белән дә проблема тумый. "Нур" хуҗалыгында да кадрлар мәсьәләсе хәл ителгән.
Шул сүзләрне ишеткәндәй, дәррәү булып, механизаторлар үзләре дә килеп җитте. Барысы да махсус эш киемнәре белән тәэмин ителгәннәр. Кәефләре шәп күренә. Аларга да Нурсил Вәлиев язгы кыр эшләрендә уңышлар теләде.
- Техниканы яхшылап көйләп куйгансыз, тагылма коралларыгыз да әзер. Бик зур рәхмәт. Болары безнең күзгә күренгәннәре. Ә сезгә аларда эшлисе бар. Орлыкларны вакытында җир куенына салып, көзен мул уңыш җыеп алып, гаиләләрегезне, якыннарыгызны сөендерергә язсын.
Шулай ук, Нурсил Вәлиев куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренең сакланышына игътибар итәргә һәм агулау эшләрендә сак булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев