Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Чәчәргә вакыт

"Җир җитешкән, барлык язгы культураларны да чәчәргә вакыт. Җирнең дымы күзгә күренеп кими бара. Шуның өчен дә язгы чәчүләрне кыска срокларда башкарып чыгарга кирәк". Әлеге фикер 27 апрель көнне хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы семинарда белгечләр тарафыннан кат-кат искәртелде. Димәк, кичекмәстән барлык хуҗалыкларга да чәчүгә кереп китәргә кирәк дигән сүз бу. Дөрес,...

"Җир җитешкән, барлык язгы культураларны да чәчәргә вакыт. Җирнең дымы күзгә күренеп кими бара. Шуның өчен дә язгы чәчүләрне кыска срокларда башкарып чыгарга кирәк". Әлеге фикер 27 апрель көнне хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы семинарда белгечләр тарафыннан кат-кат искәртелде.
Димәк, кичекмәстән барлык хуҗалыкларга да чәчүгә кереп китәргә кирәк дигән сүз бу. Дөрес, атна башында берничә хуҗалык изге эшкә тотынды инде. Калганнарында исә күпьеллык үләннәрне, көздән чәчелгән культураларны тукландыру, тырмалау бара.
Язгы кыр эшләренә багышланган семинар "Ташкын" хуҗалыгы чигендә башланып китте. Мәгълүм булганча, быел районда кукуруз культурасын 7000гә якын гектарда игү бурычы куелды. Шуның 2040 гектарын орлык өчен игәчәкләр. Моның өчен беренче чиратта чәчү агрегатлары кирәк. Ә кайбер хуҗалыкларда әле ул юк. Хуҗалык җитәкчеләренә "Ташкын" хуҗалыгы алган агрегатны тәкъдим иттеләр.
- Туфракта 10-12 градус җылы булганда кукурузны чәчәргә була. Көннәр хәзер җылынуга таба. Димәк, озаклатмыйча кукурузны да чәчәргә кирәк. Соңга калдырсаң, аның җитешү вакыты да озыная, - дип үзенең киңәшләрен бирде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов.
Әлеге культураны орлыкка игү өчен аны чәчкәндә үк фосфорлы ашлама белән катнаштырып чәчәргә кирәклегенә дә басым ясады.
"Ташкын" хуҗалыгының борчак чәчелә торган басуы семинарда катнашучыларга үрнәк буларак күрсәтелде. Чәчү агрегатының көйләнеше, басуда чәчү полосасының тигезлеге, колеялар калдырырга кирәклеге кат-кат аңлатылды. Техниканың борылу полосасын ахырдан гына чәчәргә кирәклеге дә искәртелде.
Кайбер басуларны тырмалап кына чәчәргә кирәк дисәләр дә, бу үз-үзен акламаган.
- Болай эшләсәк, басуларны чүп үләннәре басачак. Шуның өчен башта культиватор белән эшкәртергә кирәк, -ди Рәфит Мирзаһитов.
Киңәшмәдә катнашучылар уҗымнарның торышы белән "Саф" хуҗалыгының 140 гектарлы көзге бодай басуында таныштылар. Биредә 18 метр киңлектәге яңа агрегат белән уҗымнарны тырмалау бара. Тырмалау уҗымнарга кислород җитмәүне булдырмау, үсеп китүгә этәргеч бирү максатыннан эшләнә. Рәфит Мирзаһитов уҗымнарны чүп үләннәренә каршы эшкәртергә кирәклегенә дә басым ясады. "Чишмә" хуҗалыгының люцерна басуын да кичекмәстән тырмаларга кирәклеге искәртелде. Ямь-яшел булып торган басулар арасында көздән чәчкәннәре дә, көз көне игеннәрне җыйганда коелып калган орлыклар чыкканнары да бар. Соңгылары белгечләр өчен дә, хуҗалыклар өчен дә сөенечле күренеш түгел. Мондый басуларны кат-кат эшкәртмичә язгы культураларны чәчәрмен димә. Аларны тиз арада эшкәртү бурычы куелды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә тукталды. Таләпләр белән таныштырды.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев барлык хуҗалыкларга да чәчүне башларга кушты. Сазлыклы урыннарны калдырып торырга, вакытны сузмаска киңәш итте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та үзенең фикерләрен җиткерде.
"Чишмә" хуҗалыгында
Дүшәмбе көнне чәчүгә чыккан хуҗалыклар арасында "Чишмә" хуҗалыгы да бар. Семинардан соң, аларның эшчәнлекләре белән танышу максатыннан шунда юнәлдек.
"Чишмә"нең 5333 гектар сөрем җиренең 1200 гектарын күпьеллык үләннәр алып тора. Аның 250 гектарын ел саен яңартып торалар. Күпьеллык үләннәрнең гектарына физик авырлыкта 2 центнер, көздән чәчелгән культураларга гектарына 1.5 центнер исәбеннән ашлама керткәннәр.
3500 гектар язгы культураларны чәчәсе җирләре бар. Моның өчен орлыклар агулап куелган. Инде хәзер аларны җир куенына иңдерәсе генә кала. Безнең иҗат төркеме Чишмә авылы янындагы басуда булып, чәчү барышы белән танышты.
- Дүшәмбе көнне солы чәчә башлаган идек. Аны 100 гектарда башкардык, - ди хуҗалык җитәкчесе Рафыйк Сәхәбетдинов.
Хәзер исә бер яктагы 90 гектарлы басуда арпаның яңа "Прерия" дигән сортын чәчәләр. Алдан ике культиватор агрегаты җирне әзерли, аннары Фәрхәт Фәрхетдинов МТЗ-1221 тракторына СЗП агрегаты тагып, орлыкларны җиргә иңдерә. Икенче яктагы шулай ук 90 гектарлы басуда Илнур Хөснимәрдәнов чәчү комплексы белән язгы бодайның Казанский-Юбилейный сорты орлыкларын җир куенына сала.
Хуҗалыкның баш агрономы Рөстәм Мостафин һәрдаим яннарында булып, эшнең барышын күзәтеп, үзенең киңәшләрен биреп тора.
- Механизаторларыбыз табигать шартлары уңай булу белән эшкә керештеләр. Аларга түләү һәм кызыксындыру чаралары хакында аңлатылды. Иң элек сыйфатка игътибар итәбез, әлбәттә, күләме дә кирәк. Быел да узган еллардагыдан ким итмичә түләнәчәк, - ди хуҗалык икътисадчысы Нәсимә Низамова.
Механизаторлар үзләре дә булсын дип эшлиләр. Вакытның бер минутын да әрәм итмәскә тырышалар. Чәчү комплексын иярләүче Илнур Хөснимәрдәновтан эш шартлары хакында кызыксындык.
- Армиядән кайту белән хуҗалыкта эшли башладым. Хезмәт шартлары яхшы, махсус эш киемнәре белән тәэмин итәләр, кайнар аш белән тукландыралар. Техника да яңа, әйбәт эшли. Көненә 40 гектар чәчү нормасы куелса да, мин аны арттырып үтәргә тырышам, -ди Илнур.
Һава шартлары бозылмый торса, иртә культуралар чәчүне 10 майга төгәлләргә иде диләр. Әлбәттә, моның өчен мөмкинлекләре җитәрлек. Шушы көннәрдә тагын бер чәчү агрегаты басуга чыгачак икән. Механизаторларга сәламәтлек, техниканың ватылмавын гына телисе кала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев