Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Чәчәргәме, әллә юкмы?

Тын алмаслык кызу торган көннәр авыл хуҗалыгы белгечләре алдына көзге чәчүне башкарыргамы, әллә юкмы дигән сорау куйды. Узган атнаның җомга көнендә "Тамыр" хуҗалыгында баш агрономнар катнашында узган семинар-киңәшмәдә дә әлеге сорауга җавап эзләделәр. Туфракта мондый корылыкның әле моңа кадәр булганы юк иде, ди белгечләр. -1975, 1981, 2010 елларда булган корылык...

Тын алмаслык кызу торган көннәр авыл хуҗалыгы белгечләре алдына көзге чәчүне башкарыргамы, әллә юкмы дигән сорау куйды. Узган атнаның җомга көнендә "Тамыр" хуҗалыгында баш агрономнар катнашында узган семинар-киңәшмәдә дә әлеге сорауга җавап эзләделәр.
Туфракта мондый корылыкның әле моңа кадәр булганы юк иде, ди белгечләр.
-1975, 1981, 2010 елларда булган корылык чорында да районның бу тикле авыр хәлдә калганы юк иде, - дип ачынып сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов. - Ситуация чыннан да бик авыр. Хәзер безнең алга көзге культураларны чәчәргәме, юкмы дигән сорау килеп басты. Җир докторлары буларак, безгә сезнең ярдәм, акыллы фикерләрегез кирәк. Үзегездәге басу үзенчәлекләрен, җир эшкәртү технологияләрен исәпкә алып, хәрәкәт итәрсез дип ышанам.
Чыннан да, хәл җиңелләрдән түгел. Хуҗалыкларның кайбер басуларында җирне эшкәрткәндә тузан очып торса, кайберләренә агрегатларның төрәне керми. Җир кәсле булып кала. Шуның өчен дә һәр басуның үзенчәлеген искә алырга кирәк. Үзәнрәк булган урыннарны эшкәртү мөмкинлеге булганда, аларга терлек азыгы өчен булган көзге культураларны чәчәргә кирәктер дигән фикерне дә ирештерделәр. Чөнки язын малларны ашату өчен яшел азык кирәк.
-Терлек азыгы белән дә проблема булмаса ярар иде дип куркып торабыз. Хәзер басуларда малларны ашату өчен яшел масса калмады. Нәтиҗәдә сенаж базларын август ахырына, сентябрь башына ук ачарга, терлекләрне кышкы рационга күчереп бетерергә мәҗбүр булачакбыз. Ә башка елларда әле базларны октябрь башында гына ача идек, - дип дәвам итте Дәниф Харисов.
Чәчү сыйфатына игътибар итәргә кирәклегенә дә басым ясады ул. Комплекслар белән чәчкәндә проблема булмас, диләр. Ник дигәндә, аларның төрәне басым белән җиргә тиешле күләмдә керә ала. Ә СЗП белән чәчүчеләрдән аеруча игътибарлылык сорала. Чөнки аларның төрәне кәсле урыннарда сикереп, орлыклар тигез төшмәскә мөмкин.
Киңәшмә барышында орлыклар әзерләү мәсьәләсе дә күтәрелде. "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров көзге культуралар орлыгының анализланып беткән булырга тиешлегенә басым ясады.
- Көздән чәчү өчен орлыклары җитмәүчеләргә читтән орлык эзләп йөрергә кирәк тә түгел. Арыш - "Тамыр" һәм "Чишмә" хуҗалыкларында, ә көзге бодай орлыгы "Башак" хуҗалыгында бар. Арыш катнаш көзге бодай чәчүне туктатырга кирәк. Көз җиткәч үзегез үк, нишләп җилемсәсе түбән дип, ашлык кабул итү предприятиесенә барасыз. Арыш белән бергә утыртылгач, анализ да бергә карала. Нәтиҗәдә, арышның җилемсәсе булмау сәбәпле, бодайныкы да аз күренәчәк. Моны искә алсагыз иде, - диде ул.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов белән берлектә хуҗалыкның ындыр табагындагы барлык складларны да карап чыктылар. Кайсына гына керсәң дә, тәртип һәм чисталык каршы алды. Складларда артык әйберләрнең булмавы да игътибарга лаек.
Киңәшмәдә ктнашучылар яңадан көзге чәчү барган басуда булдылар.
- Терлек азыгы өчен көзге бодай чәчәбез, - дип эш барышы белән таныштырды хуҗалыкның баш агрономы Нияз Әхмәтгалиев. - Барысы 500 гектар тирәсе көзге бодай чәчүне планлаштырабыз.
Белгечләр басуда чәчелгән урыннарны карап, үзләренчә нәтиҗә дә ясадылар.
- Быел гектарына 6 миллион бөртек исәбеннән чәчәргә кирәк. Тиешле тирәнлектә чәчсәң, уҗымнар чыгарга тиеш. Ләкин артык коры булгач, аларны чебеннәр ашарга мөмкин. Шуның өчен комплекслар белән чәчкәндә корткыч-бөҗәкләргә каршы агуны кушып чәчсәң, отышлырак буладыр. Ә СЗП белән чәчүчеләргә даими күзәтеп торырга, вакытында эшкәртергә кирәк булачак, - ди Рәфит Мирзаһитов.
Сөйләшү барышында дымлылыгына карап, кукурузны силоска салу мәсьәләсенә дә тукталдылар. Ахырдан "Әнәк" агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсендәге басуга сусыз аммиак кертүне карадылар. Моңа тикле районның басуларга көздән сусыз аммиак керткәне юк иде. Аны узган ел беренче тапкыр "Әнәк" агрофирмасы артык зур булмаган мәйданнарына сынау рәвешендә кертеп карады. Һәм ул басуга көздән чәчелгән игеннең уңышын җыеп алгач, файдасының зурлыгын күрде.
- Быелгы көздә 4000 гектар тирәсе җиргә сусыз аммиак кертүне планлаштырабыз. Шуның 3500 гектары - көзге культуралар өчен, калганы чөгендер астына дип торабыз, - ди агрофирманың баш агрономы Айзат Заманов.
Сусыз аммиак кертелгән басуларына арыш һәм көзге бодай чәчәчәкләр. Рәфит Мирзаһитов һәр хуҗалыкка да кимендә бер басуга сусыз аммиак кертергә кирәк, дип тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев