Актаныш

Чөгендер үстерү дә җиңелләште

"Әнәк" агрофирмасы быел беренче тапкыр шикәр чөгендере игеп карады. Чебешләрне көзен саныйлар дигәндәй, инде аның уңышын җыйнап алыр чак җитте. Бу көннәрдә агрофирма хезмәтчәннәре шул эш белән мәшгуль. Үзләрен күреп сөйләшү, шикәр чөгендерен алу процессы белән танышу максатыннан безнең иҗат төркеме 27 сентябрь көнне "Әнәк" агрофирмасының "Татарстан" бүлекчәсе басуына юл...

"Әнәк" агрофирмасы быел беренче тапкыр шикәр чөгендере игеп карады. Чебешләрне көзен саныйлар дигәндәй, инде аның уңышын җыйнап алыр чак җитте. Бу көннәрдә агрофирма хезмәтчәннәре шул эш белән мәшгуль. Үзләрен күреп сөйләшү, шикәр чөгендерен алу процессы белән танышу максатыннан безнең иҗат төркеме 27 сентябрь көнне "Әнәк" агрофирмасының "Татарстан" бүлекчәсе басуына юл тотты.
Әлеге басуга якынлашуга ук тау-тау булып өелгән шикәр чөгендере күзгә ташланды. Димәк, эшнең кызган чагына туры килгәнбез. Басу буйлап без белмәгән, күрмәгән чит ил техникасы хәрәкәтләнә. Аларның эшләвенә күз иярми. "Әнәк" агрофирмасының баш агрономы Айзат Заманов белән шул агрофирманың чит ил техникасы буенча инженеры Фәннүр Салихов безне эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
Агрофирманың 18650 гектар сөрем җире булып, шуның 818 гектарына быел шикәр чөгендере утыртканнар.
- Шикәр чөгендерен Amity дигән Америка технологиясе буенча иктек. Аның орлыгы да Американың Бетосит дигән фирмасыннан алынды, - ди Айзат Заманов. - Җәй көне дүрт тапкыр гирбицид, дүрт тапкыр полифитлар белән эшкәрттек.
- Әлеге технологиянең өстенлеге нидән гыйбарәт инде?
- Amity - Россия буенча кереп кенә бара торган технология санала. Башкалардан аермасы шунда, бу технология буенча рәт арасы 56 сантиметр итеп калдырыла. Ә традицион технология буенча ул - 45 сантиметр. Чәчү нормасы буенча Amityда бер гектарга 140 мең данә орлык алына, ә традицион технология буенча 120 мең данә. Америка технологиясенең төп өстенлеге - рәт арасына культиватор белән эшкәртергә кереп була. Чөгендернең рәт арасын ике тапкыр эшкәртеп чыктык. Үзегез беләсез, быел районда яңгыр җәй буена бер тапкыр гына яуды. Шундый корылыкта да безнең чөгендерләребез яхшы үсте.
Шулайдыр, уңыш гектарына 510 центнер чыга диләр. "Агро көч" оешмасында ул 400 центнер тәшкил итә, дип тә өстәделәр егетләр горурлык хисләре кичереп.
Алда язганымча, чөгендер игүдә чит ил техникасы эшли. Чөгендерне чәчү, культиватор, алу агрегатларының барысын да быел гына республика программасы кысаларында алганнар.
- Әлеге техниканың барысы да гарантиядә булып тора. Вакытлары җиткән саен, мин заявка бирәм һәм шуның нигезендә килеп техник хезмәт күрсәтәләр, майларын алыштыралар, - ди Фәннүр Салихов. - Безнең чөгендер алуда ике звено эшли. Бер звенода өч трактор хезмәт куя. Аларның өчесе бергә 1005 ат көче тәшкил итә. Amity технологиясе белән эшләүче америкалылар үзләре килеп, барлык техниканы көйләп, безне укытып, эшләргә өйрәтеп китәләр.
Шикәр чөгендерен алуның үз технологиясе бар. Алдан яфракларын чапкыч, аның артыннан алучы комбайн һәм бункер таккан комбайн бара. Көннәр матур торганда минутны да әрәм итмәскә тырыша алар. Эш ике сменада оештырылган. Тәүлек әйләнәсе басуда техника тавышы тынмый.
- Безнең төп байлыгыбыз - механизаторлар. Әгәр алар намус белән, белеп эшләмәсәләр, әллә нинди техника булса да эш бармаска мөмкин. Шуның өчен без алар белән уртак тел табып эшләргә тырышабыз, - ди Фәннүр. Һәм икесе бер тавыштан биредә хезмәт куючыларның исемнәрен яктыртуыбызны үтенделәр. Әлбәттә, без моны бик теләп башкарабыз. Беренче звенода чапкычта Валера Солтанов белән Илмир Шәйхуллин, алучы комбайнда Флүр Галиев белән Илнар Галиев, бункер-арбада Гани Вильданов белән Илдус Моратов, икенче звенода чапкычта Марат Хәйруллин белән Эдуард Хөсәенов, алучы комбайнда Радик Габидинов белән Алмаз Галләмов, арба-бункерда Илгизәр Хәмәдиев белән Уалихан Әдәмбаев тырыш хезмәтләрен куя. Техника каршы килмәсә, бер звено тәүлегенә 40 гектар тирәсе чөгендер ала ала, диләр.
- Бер звено тәүлегенә 40 гектар алса, икесенә 80 була. Шул темп белән эшли алсак, 10-15 көндә төгәлләргә исәп тотабыз, - ди Айзат.
Чөгендер 10 метр киңлектәге әвенгә өелә. Шуннан турыдан-туры Зәй шикәр заводына озатыла. Данил Нәбиев, Илгизәр, Фәвәсим Гыйльфановлар КамАЗ машинасы белән ташып торалар.
Әвеннән КамАЗларга төяү өчен Ropa maus дигән чит ил машинасы кулланыла. Әлеге техниканың егәрлеге шаккаткыч: ул 5-6 минут эчендә прициплы КамАЗ машинасына чөгендерне төяп тә куя. Бу агрегат белән Марсель Насыйров идарә итә.
- 1979 елда СПТУда укый башлаганнан бирле механизатор булып эшлим. Чөгендердә быел яздан бирле эшлим. Җәй буена 8 тапкыр эшкәрттем. Чөгендерне ала башлагач, шушы техниканы бирделәр. Техника арасында йөргән кеше буларак, өйрәнү әллә ни авыр булды димәс идем. Әлбәттә, чит ил техникасының уңайлыклары күп.
Марсель абый Ropa maus белән иртәнге алтыдан кичке алтыга тикле 1200 тонналап чөгендер төйи.
Басуда агрофирма белгечләре тарафыннан кизү оештырылган.
- Инде өченче тәүлек шушы басуда кизү торабыз, һәр техниканы күздән кичерәбез. Хезмәткәрләргә булышырга тырышабыз, - ди Айзат.
Әйе, дөрестән дә эшчеләрнең кадерен беләләр агрофирмада. Чөгендердә хезмәт куючыларның барысына да махсус җылы эш киемнәре бирелгән. Өч тапкыр кайнар аш оештырылган. Хезмәтләренә түләү дә яхшы. Шулай булгач, вакыт белән хисаплашмыйча эшли алар.
"Әнәк" агрофирмасында көзге эшләр әкренләп бетү алдында. Бары тик шушы шикәр чөгендерен һәм 200 гектар мәйдандагы сояны гына җыйныйсы бар. Төп җир эшкәртү дә шушы культуралар басуында гына калган. Киләсе елда рапс һәм чөгендер чәчеләсе 2000 гектар мәйданның җирен тирәнәйтүне дә планлаштыра алар. Анысын да җиңеп чыгарлар дип уйлыйбыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: