Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

24 форма: Баш санын арттырырга. Кимүгә юл куймаска! (фотолар)

Май аенда терлекчелек юнәлешендә барлык күрсәткечләр буенча да алдынгылыкны “Чишмә” агрофирмасы яулады. Икенче урында “Әнәк” агрофирмасы. Авыл җирлекләре арасында ат сыны Әтәс җирлегенә тапшырылды. Ләйсән ГАЗИЗОВА

17 июнь көнне 24 форма- киңәшмәдә район хуҗалыкларының терлекчелек өлкәсендә ирешелгән уңышлары барланды, игътибарны юнәлтәсе мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмә эшенә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.
Сөйләшүдә, фикер алышуда хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Киңәшмәгә шулай ук крестьян-фермер хуҗалыкларына нигез салып, терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнүче райондашларыбыз да чакырылган иде. 
Ямалыда сөт җитештерә беләләр
Җирлекләрдәге хисап җыеннарының якты кайтавазын ишеттек 24 форма-киңәшмәдә. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова үзе катнашкан җыеннарда терлек асрауның, аның отышлы булуын, дәүләт ярдәмнәре турында үзе дә бәйнә-бәйнә сөйләп аңлатты, хакимият, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, банк вәкилләре шәхси хуҗалыкларга бирелә торган субсидияләр, дәүләт ярдәмнәре турында  җентекләп аңлатканын үзем дә кызыксынып тыңлый идем. Бер ел үтмәде Татар Ямалысы җирлегендә яшәүчеләр сыер асрауның ямен кабат исләренә төшереп, мал-туарларын арттыруга ирешкәннәр. Шулай ук узган ел белән чагыштырганда иң күп сөт  сатучылар да Ямалы җирлеге халкы, 1180 центнердан 1614 центнерга кадәр арттыра алганар. Моңа хәтта киңәшмә барышында  район башлыгы Энгель Фәттахов та игътибар итте, җирлек башлыгы Дамир Вәлиев, узган елның шушы вакытына 318 баш, бүгенгә мөгезле эре терлекнең саны 322 булуын раслады. Дәвамлы булсын, ямалылылар! Ә абзарларын мулдан тере байлык белән тутыручылар Актанышбаш авыл җирлегендә яши, аннан кала Теләкәй, Иске Байсар, Әтәс, Актаныш, Киров, Күҗәкә җирлекләре. Терлек санын 44 башка киметкән Уразай, Чуракай(-26),  Иске Айман(-20), Пучы(-10), Кәзкәй(-12)- болары кызыл зонада. 
Көн кадагында- мулдан терлек азыгы җитештерү
Киңәшмәгә крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре дә чакырылган иде.   Авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветеринария берләшмәсе белгечләренең чыгышларын тыңлау аларга үз эшчәнлекләрендә дөрес карарлар кабул итәргә этәргеч булмый калмас. Алга таба район җитәкчелеге тарафыннан терлекчелектә үзаллы хезмәт белән яшәүчеләрнең мал баш саннары хисабын белеп тору, киметү сәбәпләрен ачыклап ярдәм күрсәтү  планлаштырыла.
Ә ярдәм, бигрәк тә киңәш-табыш итү бүген бик мөһим. Яңгырсыз ел аеруча аграр тармакта эшләүчеләрнең йөрәген яндыра. Игенчеләр фаразлаган икмәк көтелми быел. Инде шуңа өстәп терлекләрне туендырырлык азыгың да булмаса... Район башлыгы  Энгель Фәттахов терлек азыгы әзерләүгә җитди якын килергә кушты. Күпьеллык үләнне “Башак” хуҗалыгы  гына икенче катка чабарга җыена, бу хуҗалыкта аның озынлыгы 20 см җиткән, калган хуҗалыкларда, ни кызганыч, үлән 10 см гына киредән калкына алган. Шуңа күрә  кышлык азыкка сенаж, печән генә түгел, электән басуларга тураклап сибә торган саламны мулдан хәстәрләү сорала.  
Терлекләр нигә кими?
Мал саннарын арттыру максатын тормышка ашыру өчен  алны-ялны белми чапканда кайбер хуҗалыкларда бозау, тана үлеменә юл кую терлекчеләрнең йөзен бер дә бизәми. Ел башыннан “Ташкын”(-78), “Саф”(-76), “Әнәк” агрофирмасы(-44), “Эконом”(-38) терлекләрен югалтканда “Чишмә” агрофирмасы(+63), “Таң”(+17), “Чиялек”(+14) баш санын күпкә арттыра алган. “Башак” хуҗалыгы бу кимчелекне май аенда төзәтергә алынган, ай эчендә 42 баш терлеккә арттырган, “Таң”да артым 16, “Эконом”да 15. Ай эчендә киметүчеләр “Тамыр”(-28), “Әнәк”(-22), “Ташкын”(-22), “Саф”(-18). Терлек санын киметүнең сәбәбе районның баш зоотехнигы Ленар Әъләмов күрсәткән таблицаларда да чагылды. Бозау алуга ныклы игътибар юнәлтү сорала: ел башыннан КФХлар мөгезле эре терлекләрен 413 кә(+97), “Чишмә” агрофирмасы 209 (+63), “Таң” 389 га(+ 17) җиткергәндә, “Ташкын” 235кә(-78), “Саф” 136(-76), “Әнәк” агрофирмасы 802гә (-44)  калдырган. 
Оренбургтан, Башкортстаннан терлек сатып алмаска
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнар Кадыйров терлек сакланышын анализлаганнан соң сыер, сарык кебек хайваннарны төрле йогышлы авырулардан сакларга кирәклеген искәртте. Оренбург, Башкортстан якларында бруцеллез авыруы ныклап баш калкыта, шуңа күрә әлеге төбәкләрдән терлек сатып алу тыела. Корбан бәйрәме якынлашкан көннәрдә моны аеруча истә тоту сорала. Лейкоз авыруы да чигенергә уйламый, бигрәк тә “Наратлы” хуҗалыгы бу кизүдән интегә, хуҗалыкның 558 терлеге тишерелеп, 489ы авыру булуы исбатланган. “Алга”, “Тамыр”, “Нур”, “Эконом”, “Саф” малларында да лейкоз шактый табылган. Иске Сәфәр(82), Такталачык(70), Уразай(52) җирлекләрендә дә хәлләр мактанырлык түгел, шәхси хуҗалыкларның терлекләрендә лейкоз табылып тора. 
-    Әгәр безнең тикшерүгә ышанмасагыз, алынган канны башка шәһәр, район лабораториясендә тикшертә аласыз. Тик авыру малларны сәламәтләреннән аерырга, лейкозны ничек тә бетерергә кирәк,- диде Илнар Мирзахәниф улы. 
Шәхси хуҗалыкларда тана, сыерларны каплату буенча авырлыклар бар. Хуҗалыкларның авылдагы малларны каплату мөмкинлеге юк. Район ветеринария берләшмәсе ясалма орлыкландыру эшен дүрт зонада: Актаныш ветеринария берләшмәсендә, Иске Байсар, Пучы, Татар Суыксуы  филиалларында алып бара. Шулай ук шәхси эшмәкәр, Теләкәй авылында яшәүче Рөстәм ка да бу уңайдан мөрәҗәгать итәргә була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев