Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Чишмә” хуҗалыгы урып-җыюны бүген иртәгә тәмамлый: яңгыр гына комачауламасын(фотолар)

“Чишмә”дә һәр ел саен урып-җыю эшләрен әтиле-уллы Шәүкәт һәм Илнур Шәйдуллиннар, Фәндәвис Галләмов, Фәнүс Галләмовлар җиңеп чыга. Быел да әлеге ир-егетләр икмәк диңгезен гизә. “Чишмә” хуҗалыгы урып-җыюны бүген иртәгә тәмамлый: яңгыр гына комачауламасын

Илнур Шәйдуллин ACROC-595 комбайны белән 913 тонна икмәк җыеп алган. Бүген 10 мең тонна чиген “Чишмә”дә һәр ел саен урып-җыю эшләрен әтиле-уллы Шәүкәт һәм Илнур Шәйдуллиннар, Фәндәвис Галләмов, Фәнүс Галләмовлар җиңеп чыга. Быел да әлеге ир-егетләр икмәк диңгезен гизә. Илнур Шәйдуллин ACROC-595 комбайны белән 913 тонна икмәк җыеп алган. Бүген 10 мең тонна чиген узачак.  

Улында хезмәтне, туган җирне ярату хисен тәрбияләгән ата- Шәүкәт абый да калышмый, “Полесье» комбайны белән 695 тонна бөртеклеләр суктырган. 

"Дон” кыр корабын иярләүчеләр- Фәндәвис Галләмов 517, Фәнүс Галләмов 580 тонна икмәк җыйнаган.

     Бүген әлеге күләм тагы да артачак- урып-җыюны тәмамлар алдыннан аеруча җитезрәк эшли кыр батырлары. Һәр комбайнчынның үз ташучысы билгеләнгән: Илнар Харисов, Фердинант Хуҗин, Василий Пугачев амбар белән басу-кырлар арасын күз ачып йомганчы узалар.

Реклама

Янгын сагы хезмәте дә шунда гына, болай да эссе көннәрдә ут-күз чыгудан саклык чаралары ныклы хәстәрлекле.

   Хуҗалыкта кыр эшләренә тотынганга әле ай да тулмаган, урып-җыюга 10 июльдә керешкәнәр. Яңгыр яумаса, бүген-иртәгә урып-җыюны тәмамларга тырышалар.

Агроном Янбулат Исламов басуларның һәр гектарыннан уртача уңыш 20 центнер булуын әйтте.

Төрле культураларда бу сан төрлечә, әйтик, : арпа 24 центнер, борчак 15-18, язгы бодай 16- 18 центнер булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев