Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Чишмә” һәм “Эконом” хуҗалыкларында да язгы кыр эшләре гөрли

Күбрәк кенә түгел, сыйфатлы да эшләргә тырышалар

undefined

“Чишмә” хуҗалыгының ындыр табагы алдында орлыкларны агулау эшләре бара.

–Көздән чәчү өчен барысы 7 мең центнердан артык орлык салган идек. Көзге чәчүне башкаргач, язгы чәчү өчен  4 мең центнердан артыграк орлык кирәк булачак. Бүгенге көндә шуларны агулыйбыз, – хуҗалыкның баш агрономы Янбулат Исламов. – Солы, арпа орлыкларын агулап бетердек. Бодайны гына агулыйсы калып бара. Агулауны өч компонентлы препаратларга микро ашламалар кушып алып барабыз.Агулау агрегатын быел гына алганнар. Аның белән эшләүне хезмәткәрләр уңайлы диләр. Машинист Рәхим Мурзинга Инзилә Исламова белән Рәис Сабашниковлар ярдәм итә. Хезмәткәрләр махсус эш киемнәре белән тәэмин ителгән. Сөт бирелә, диделәр.

Быел хуҗалык 1100 гектар тирәсе бөртеклеләр, шул ук күләмдә терлек азыгы культуралары игүне планлаштыра. 500 гектардан артык мәйданда чәчелгән көзге культураларның уҗымнары күзгә күренеп яшәрә. Хәзер аларны тукландыру һәм тырмалау эшләре бара.

Хуҗалыкның өчтән бер җирләре Сөн елгасының аргы ягында урнашканлыктан, кайбер кыенлыклары булса да, алар аны хәл итү юлларын тапкан. Басуларның ераклыгы аларны куркытмый. Чөнки өч тиен чыгармый, биш тиен алып булмаганны яхшы аңлыйлар. Дилфат Исламов җитәкчелегендәге икенче бригада егетләре иртән шунда китәләр дә, төн җиткәч кенә кайталар. Илнур Хөснимәрдәнов һәм Гавис Латыйпов агрегатлары белән берсе күпьеллык үләннәрне, икенчесе көзге бодайны тукландыра.

Реклама

–Өченче көн инде өч агрегат белән көздән сөрелгән җирләрне тырмалыйбыз. Аяз Дәүләтов узган елгы кукуруз җирен тырмалый. Таһир Гыйзетдинов борчак чәчәсе, Фәрхәт Әхмәтдинов кукуруз чәчәсе җирләрне тырмап, дым каплата. Тырмалыйсы җирләр күп калмый инде. Баштарак җир туң булгач, эшне иртәрәк туктата идек. Хәзер җир җитешкән дисәк тә ярый. Иң элек арпа чәчә башлаячакбыз. Башта шул җирне культивацияләрбез дибез, –ди Мөдәрис абый.

Эшеннән бүлеп булса да, Аяз белән дә сөйләшеп алдык.

–Узган ел көзге кыр эшләрендә катнашып, механизаторлык эшемне башлаган идем. Инде язгы кыр эшенә керештек. Көнгә 30 гектар тирәсе җир тырмалыйм. Эшемне яратып башкарам. Эшлим, яшим дигән кешегә авылда мөмкинлекләр җитәрлек. Яшьләрне авылга чакырам, –диде ул елмаеп.

“Эконом” хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә быелгы уңышка нигез салу өчен көчләрен кызганмый. Аларның 3720 гектар сөрем җирләре булып, шуның 640 гектарын күпьеллык үләннәр тәшкил итә. Бүгенге көндә костер басуында соңгы гектарларны тукландыру бара. Әлеге эшне озак еллар хуҗалыкта механизатор булып эшләүче Мөдәрис Камалетдинов башкара. Ашламаны бер гектарга тәэсир итү көчендә 50-55 килограмм исәбеннән кертәләр. 

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев