Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

"Чишмә”дә хезмәт чишмәләре ургыла

Язгы чәчүне–булсынга дип җиң сызганып эшләсәң, мул уңыш та озак көттерми икәнен һәркем аңлый. Ел саен үткәрә торган чара, авыл халкы хезмәтчәннәре аеруча көтә–кыр эшләренә старт бирелә.

                                Быел яз үзенчәлеклерәк килә. Кар күплелеге–иген кодрәте! Җирнең дымлылыгы орлыклар шытып чыгуга яхшы гына булышлык итә. Әмма, чамасыз булса–аяныч та.

                               

                              Әлеге район күләмендә үткән семинар өчен нигә “Чишмә” ҖЧҖ сайланган ? Чөнки ул–әйдәп баручы, алдынгылар сафында бара. Бирегә аяк баскач та күренеп тора:техниклар тезелеп куелган–тәртип хөкем сөрә, диспетчер бүлмәләре дә тиешенчә җиһазланган, якты. Терлекләрне чиплаштыру да әйбәт кенә бара монда. Хуҗалыкны Рафыйк Сәхабетдинов зур осталык белән җитәкчелек итә.

                              Семинарны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов ачып җибәрде, аның барышында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, авыл хуҗалыгы тармаклары җитәкчеләре, белгечләр, МТФ мөдирләре, баш агрономнары, инженерлары, зоотехниклар катнашты.

                              Хезмәтчәннәргә–лаеклы хезмәт хакы булу да мөһим. “Чишмә”леләр бик бу җәһәттән кәнәгать! ҖЧҖне карау диспетчер бүлмәсеннән башланып китте. Журналлар даими тутырылып, эш планнары шәп бара.

                              Чәчкечләр, культиваторлар яңа, ашланмалар кертү вакытында кертелер дип өметләнә. Орлыклар шытып чыккач–тәрбияләү дә кирәклеген “Чишмә”леләр яхшы белә. Ягулык хәстәрләнә, “ГАЗ-53” типындагы махсус, тагы 3 пожар машинасы бар, техника паркы даими яңартыла.

                              Әлеге көнгә 6 хуҗалыкта техник карау булган, кичә Әнәк якларында да узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев