Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Чишмә”дән үрнәк алырга була

Хуҗалыклардагы эшчәнлек белән танышу максатыннан оештырылучы гамәли киңәшмәләрнең чираттагысы "Чишмә" хуҗалыгында узды. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Әлеге хуҗалык 2015 елда авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча район хуҗалыклары арасында беренче урынга чыкты. Башкаларга үрнәк итеп...

Хуҗалыклардагы эшчәнлек белән танышу максатыннан оештырылучы гамәли киңәшмәләрнең чираттагысы "Чишмә" хуҗалыгында узды. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Әлеге хуҗалык 2015 елда авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча район хуҗалыклары арасында беренче урынга чыкты. Башкаларга үрнәк итеп күрсәтердәй эшләре шактый аларның. Ә бит бу хуҗалыкның да моннан 13 еллар элек артта сөйрәлгән вакытлары бар иде. Рәфыйк Сәхәбетдиновның ныклы кулларына күчкәннән соң, күрсәткечләр күзгә күренеп яхшыра башлады. Хуҗалыкның матди-техник базасы да ныгыды. Киңәшмәдә катнашучылар моның шулай икәнлеген үз күзләре белән күрделәр дә.
Рәис җитәкчелек иткән еллар эчендә мөгезле эре терлек баш саннарының 1158гә артуы үзе генә дә ни тора.
2015 елда да биредә шактый эшләр башкарылган. Меңнәр фермасында бер торакны реконструкцияләп, Аккүз фермасында бер торак төзеп, яшь бозаулар өчен "Корма-мама" куйганнар. Әлеге торакларны карап йөргәндә, аларның яктылыгына, җылылыгына һәм, иң мөһиме, корылыгына игътибар итми мөмкин түгел. Түбәләренә урнаштырылган тәрәзәләр, вентиляция, бозаулар астының чисталыгы терлекләргә бөтен мөмкинлекләр тудырылганны күрсәтеп тора.
Аккүздәге торакка Россиядә өчәү генә исәпләнгән җиһаз урнаштырулары аеруча игътибарга лаек. Әлеге җайланма авыру терлекләрне үзе ачыклап, сөткә кирәкле микроэлементларны куша, дип аңлаттылар.
Меңнәр фермасында буаз сыерлар өчен эшләнгән торакның иркенлеге, сыерлар астының корылыгы да мактауга лаек.
Сөт җитештерү буенча хуҗалыкның мактанырлыгы бар. Алар 10132 килограмм сөт саталар. Әлеге урында Дәниф Харисов барлык хуҗалыкларның да сөт җитештерү күрсәткечләренә тукталып, анализ ясап үтте.
- Районда сөт җитештерү канәгатьләнерлек түгел. 4 февральдәге сводканы да кертеп караганнан соң, "Тамыр", "Алга", "Эконом" хуҗалыкларында, "Агыйдел" авыл хуҗалыгы кулланучылар катнаш кооперативында күрсәткечләр минуска киткән, "Нигез", "Башак" хуҗалыкларында шул килеш калган. "Саф", "Наратлы", "Таң" хуҗалыкларының да хәрәкәте аз. Хуҗалык белгечләре, сез бу юнәлештә ныклап эшләргә тиеш. Сөт савуны арттыру - төп бурыч, - дип ассызыклады Дәниф Харисов.
Киңәшмәдә катнашучылар "Чишмә" хуҗалыгының ындыр табагында да булып, андагы эш шартлары белән таныштылар. Басу-кырларыннан мул уңыш җыеп алган хуҗалыкларның әле бүген дә складларында шактый гына күләмдә сатылачак икмәкләре барлыгына инандылар. Бу үзе үк хуҗалык кассасына керәчәк керем дигән сүз.
"Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров ындыр табакларындагы склад түбәләрен, яннарын кардан арындырырга кирәклеген әйтеп узды.
- Хәзер орлыкларга язгы чәчү алды анализы бара. Орлыкларның зарарлануы буенча тикшерүләр уздырабыз. Шунысы сагайта: 2015 ел белән чагыштырганда, төрле авырулар белән зарарланган орлыклар арта. Шуның өчен быел авыруларга каршы яңа препаратлар белән эшләүне планлаштырырга кирәк, - диде ул.
Көннәр бераз җылытуга, чәчүлек орлыкларны кабат эшкәртү башланачак, дип хәбәр итте. Һәм хуҗалыкларга кайткан чәчүлек орлыкларның сертификатлары, лицензиясе булган килешү документлары булырга тиешлегенә дә басым ясады. Әлеге документларның берсе генә булмаса да, анализга алып булмаячагын ассызыклады.
Сөйләшү барышында ашлама мәсьәләсенә дә тукталдылар.
- Бер гектарга тәэсир итү көчендә 50 килограммнан да ким булмаган ашлама кертүне бурыч итеп куябыз, - диде Фаил Камаев.
Машина-трактор паркында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев әлеге хуҗалыкның техника ремонты барышы белән таныштырды. Биредә тырма, чәчкеч, культиватор, җир эшкәртү агрегатларын 1 декабрьгә ремонтлап бетергәннәр. Инде тракторларны, автомобильләрне ремонтлау бара.
- Хуҗалыкка техника ремонты өчен 729 мең сумлык запас частьләр кайтты. Алты КамАЗ машинасы да ремонтланды. Техниканы яңарту буенча да ныклы эш алып барыла. Узган ел бер комбайн алдылар. Үзләренең токарь бүлмәсе эшләп тора, читкә барасы юк, - ди Нәфис Сәлимгәрәев.
Хуҗалыкларга чәчү техникасын ремонтлап бетереп, терлек азыгы әзерли торган техниканы ремонтка кертү бурычы куелды.
Киңәшмәдә хезмәткәрләрне диспансерлаштыру үткәрүгә җитди карарга кирәклеге дә искәртелде. Республикада туберкулез белән авыручылар саны арту, медицина күзәтүе үтмичә бер генә кешенең дә терлекләр янында эшләргә тиеш түгеллеге аңлатылды. Чөнки бер авыру кешенең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә бик күп малларның үлеменә юл куелырга мөмкинлеген бетерү җиңел, ә яңадан торгызу өчен күпме тырышлык кирәклеген бер генә белгеч тә исеннән чыгарырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев