Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Чишмәлеләр хезмәткә – оста, сүзгә – кыска

Без килгәндә, "Чишмә"нең борчак басуында соңгы кишәрлекләрне суктырып бетереп киләләр иде. Монда 4 комбайнда ике династия игенчеләр эшли икән: әтиле-уллы Шәүкәт һәм Илнур Шәйдуллиннар, Фәндәвис, Илгиз һәм Фәнүс Галләмовләр. Һәр хуҗалыкның нигезен, төп көчен тәшкил итүче хезмәтчәннәре була. Алар ышанычлы, намуслы, җаваплы. 40 елга якын шушы хуҗалыкта хезмәт куючы Фәндәвис...

Без килгәндә, "Чишмә"нең борчак басуында соңгы кишәрлекләрне суктырып бетереп киләләр иде. Монда 4 комбайнда ике династия игенчеләр эшли икән: әтиле-уллы Шәүкәт һәм Илнур Шәйдуллиннар, Фәндәвис, Илгиз һәм Фәнүс Галләмовләр.
Һәр хуҗалыкның нигезен, төп көчен тәшкил итүче хезмәтчәннәре була. Алар ышанычлы, намуслы, җаваплы. 40 елга якын шушы хуҗалыкта хезмәт куючы Фәндәвис абый Галләмов - шундыйлардан. Гаиләләрендә өч ул үстергәннәр, өчесе дә хезмәт тәмен, икмәк үстерү серләрен сеңдереп үскән егетләр. Олы уллары Фәнүс инде берничә ел үзе комбайн штурвалы артында, кечесе - Илгизе Фәндәвис абыйның ярдәмчесе булып эшли.
- Уңышлар әйбәт күренә. Көннәр матур торганда сугарга тырышабыз. Көненә 900 ц да була, 1000нән артык та була, эшләргә дә эшләргә көн әйбәттә, - дип, тиз генә сүзен очлады Фәндәвис абый. Борчак басуын тәмамлап, игенчеләр көзге бодай суктыруга юнәлде.
- Әле алда чәчәсе басуларыбыз күп. Быел җирдә дым җитәрлек, яңгыр күп булды, куркасы юк. Язгы уңышны мул булыр дип көтәбез, - ди МТЗ-80 тракторында ашлама салуда эшләүче Ринат Шәйдуллин.
- Сәгатькә карап эшләмибез. Арышның үз вакыты бар, соңга калырга ярамый. Аннан бодайга керәбез - озаклап җир башында ятарга исәп юк. Шулай итмәсәң, киләсе елга уңыш алам дип өметләнәсе дә түгел, бар эш тә вакытында эшләнергә тиеш.
"Чишмә" хуҗалыгында көзге чәчүне 15-20 сентябрьгә төгәлләргә исәпләре.
"Чишмә"дә эш сәгать механизмы кебек төгәл көйләнгән: һәр хезмәт вакытында башкарылырга тиеш. Ашлык суктыру, көзге чәчү, төп җир эшкәртү - барысы бер-берсенә ялганып дәвам итә. Җир эшкәртүдәге Таһир Гыйззетдинов һәм Тәлгать Фәррахов - зур стажлы механизаторлар.
- Көн саен 15-16 гектарда басу эшкәртәбез, эш үз җаена бара инде ул, - дип елмайган Тәлгать абый, артык сүзне урынсыз санап, кулдашы артыннан ашыкты. Аңлавымча, аларның эш шигаре: азрак сөйлә дә, күбрәк эшлә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев