Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Читтән азык алмау өчен...

Бу көннәрдә район хуҗалыкларында силос салу эше дәвам итә. Коры көннең кадерен белеп калырга тырыша игенче-механизаторлар. Безнең иҗат төркеме “Әнәк” агрофирмасының Яңа Кормаш бүлекчәсендә булып, басуда эшләүчеләр белән аралашып кайтты.

Агрофирма быел кукурузны 1200 гектар мәйданда иккән. Аның  608 гектарын бөртеккә алырга планлаштыралар. Мәгълүм булганча, кукуруз бик күп энергия бирә. Һәм сөт җитештерүдә дә файдасы әйтеп бетергесез. 

– Башка елларны кукурузны 600 гектар тирәсендә генә иккән булсак, быел мәйданнарын ике тапкыр арттырдык. Чөнки кукурузның үзкыйммәте 6-7 сумга гына чыга. Малга бодай, арпа үстереп биргәнгә караганда, файдасы күбрәк, – ди “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев. 

Бүгенге көндә кукурузны силоска алалар. Әлеге эштә RSM һәм Джон Дир ургыч комбайннары  эшли. Аларны Айнур Адиев һәм Фәндүс Гайсин иярли. 

– Мин Минзәлә районы Иркәнеш авылыннан. Җирләрне агрофирмага кушкач, эшкә килдем. Агрофирмада өч ел эшлим. Кукуруз алуда икенче ел. Быел кукурузның массасы бигрәк әйбәт. Гектарга 400 центнер тирәсе чыга. Көнгә 350-400 тонна тирәсе масса урабыз. Биредә хезмәтне күрәләр, бәялиләр.

Реклама

Сөенеп эшләп йөрибез, – ди 59 яшьлек, тәҗрибәле механизатор Фәндүс абый Гайсин. 

Әлеге уңганнар тырышлыгы белән көнгә 20-30 гектар тирәсе мәйданда масса урыла. Алар урганны 8 КамАЗ машинасы Кыркаентүбә фермасы янындагы курганнарга ташый. Быел терлек азыгы культураларының уңышы яхшы булды. Сенаж, силос базлары тулды. Шуңа курганнарга салырга мәҗбүрбез, диләр. Башка елларны кукурузны 10-12 мең тонна тирәсе генә әзерләгән булсалар, быел 20-22 мең тоннага тикле салырга планлаштыралар. 

Ташыган массаны курганда  К-700 тракторы белән Азат Кашапов белән Сергей Федоров таптап тора. Силос массасына махсус консервантлар кушып салалар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X