Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Читтән мал кертү тыела!

Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сәбәбе: Үрмәкәй һәм Ярмөхәммәт, Кандра авылларындагы малларда тилчә, ягъни ящур авыруы табылган. Хәзер анда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли, химик дезинфекция эшләре бара. Район чиген узучы машиналарны да махсус сыекча белән эшкәртәләр. Өлкәнрәк буын вәкилләре яхшы хәтерлидер - 60 нчы елларда...

Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сәбәбе: Үрмәкәй һәм Ярмөхәммәт, Кандра авылларындагы малларда тилчә, ягъни ящур авыруы табылган. Хәзер анда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли, химик дезинфекция эшләре бара. Район чиген узучы машиналарны да махсус сыекча белән эшкәртәләр.
Өлкәнрәк буын вәкилләре яхшы хәтерлидер - 60 нчы елларда бездә бу кизү табылып, районда карантин игълан ителгән булган. Күрше авылларга йөреп укучы балалар үз авылларына кайта алмый тилмергән, малларга прививка ясатканнар, чир табылган мал юк ителгән, көтүне аерым йөрткәннәр. Татарстанда исә соңгы очрак 1986 елда Әлмәт районы, Рус Акташы авылында күзәтелә: дуңгызлар арасында чыккан чир мөгезле эре терлеккә күчә. Мәҗбүри вакцинация белән кизүне туктаталар, 1990 елдан исә, эпизоотик хәл яхшы булу сәбәпле, республикада прививка ясау туктатыла.
Инде менә куркыныч кабат әйләнеп кайткан. Хокук саклау органнары, ФСБ хезмәткәрләре биргән мәгълүматлар буенча, нәселле терлек алып сату белән шөгыльләнүчеләрнең Урта Азиядән алып кайткан сарыклары аша тилчә безнең якларга килеп кергән. Татарстанда терлекчелек буенча иң алдынгы районнардан саналган, 47 мең мөгезле эре терлеге булган Актаныш районы өчен, бу чир таралса, ни булып бетәсен күз алдына китерү дә куркыныч.
7 октябрь көнне хакимиятнең актлар залында район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш ашыгыч киңәшмәсе үтте. Анда ветеринария белгечләре, авыл башлыклары катнашты.
- Хәзер кизү табылган якларда халык нишли: малны яндырганчы, тизрәк суеп, сатып калырга ашыга. Димәк, Башкортстаннан безгә арзанлы ит килә башлаячак. Моны булдырмау өчен Башкортстан белән чикләрне ябып, постлар урнаштырабыз. Юлда машиналар тикшерелсен. Кош итеме, хайванныкымы - аерма юк, әгәр машиналарына ит салганнар икән, белешмәләре булсын. Юк икән, чыгармыйбыз. Шунсыз булмый. Хәл бик җитди. Ветеринария хезмәткәрләре җирлекләрдә, шәхси йортларда булып, малларны карап чыксыннар. Чирне гади терлекче сизмәскә дә мөмкин, белгечләр таный. Җирлекләрдәге мал сату белән шөгыльләнүчеләрдә булып, соңгы тапкыр кайчан, кайдан мал алып кайтканнар, белешмәләре бармы - йөреп чыгарга кирәк. Әлегә терлекчелек продукциясе белән бар төрле сәүдә эшләре туктатылып торсын, - дигән күрсәтмә бирде район башлыгы
Фаил Камаев.
Бүгенге көндә районның Башкортстан белән чиктәш өч ноктасы - Чуракай, Тыңламас һәм М7 трассасы үтүче Иске Байсар авылларында постларда полиция хезмәткәрләре белән берлектә дәүләт ветеринария инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге вәкилләре тора. Район ветеринария хезмәткәрләре, Минзәлә һәм Чаллыдагы берләшмә эшчеләре белән берлектә, терлекчелек продукциясе булган транспорт чараларына дезинфекция үткәрә, белешмәләрен
тикшерә.
Терлекләрнең тилчә белән авыруын түбәндәге билгеләрдән белергә мөмкин: мал ашамый башлый, хәлсезләнә, авызыннан куе ак күбек килә. Кайберләренең имчәк һәм тояклары яргалана, тән температурасы нык күтәрелә. Чирнең инкубация вакыты 7-17 көн. Вирус сөттән, тизәктән, селәгәйдән, терлек азыгыннан таралып, терлекчеләрнең киемнәренә, транспортка ияреп, сәламәт терлекләргә дә йога. Кайвакыт вирус белән кешеләр дә зарарлана, бигрәк тә, аңа балалар бирешүчән. Кешегә чир кайнамаган сөттән, чи ит белән эш иткәндә эләгә.
Кизүдән саклану өчен бар профилактик чаралар күрелергә тиеш. Терлекләрне һәм терлек продукциясен ветеринария белешмәләреннән башка санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан алмаска, торакларга дезинфекция һәм дератизация үткәрелергә, малларга вакцина
ясатырга, даими рәвештә күзәтергә кирәк. Чалыр алдыннан хайванны ветеринария белгече тикшерергә, ите һәм башка әгъзаларына ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелергә тиеш. Тилчә йоктырган дип шикләнелгән терлекне аерым ябарга, чалмаска, бу хуҗалыктан терлек продукциясен, азыгын сатмаска, хуҗаның үзенә саклык чараларын күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев