Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Чын җир кешесе

Чын җир кешесе, диләр Әсһәм Низамов кебекләр хакында. Бәхетен читтән эзләп интекми ул. Меңнәр тугызьеллык, Иске Богады урта мәктәпләрен тәмамлагач, ДОСААФ каршындагы мәктәптә шоферлыкка укый да, армия сафларына алына. Хабаровскида чик сакчысы булып хезмәт итеп кайткач, 1980 елда "Чишмә" колхозында шофер булып эшли башлый. Яшь егеткә ГАЗ-53 машинасы бирәләр. 18...

Чын җир кешесе, диләр Әсһәм Низамов кебекләр хакында. Бәхетен читтән эзләп интекми ул. Меңнәр тугызьеллык, Иске Богады урта мәктәпләрен тәмамлагач, ДОСААФ каршындагы мәктәптә шоферлыкка укый да, армия сафларына алына. Хабаровскида чик сакчысы булып хезмәт итеп кайткач, 1980 елда "Чишмә" колхозында шофер булып эшли башлый. Яшь егеткә ГАЗ-53 машинасы бирәләр. 18 ел әлеге машина белән шактый юллар үтә ул. Хуҗалыктагы барлык эшләрне дә башкара. 1997 елда исә үзен бары тик уңай яктан гына күрсәткән механизаторга терлек азыгы әзерли торган КСК комбайны бирәләр. Аннан яңа кайткан Полесье комбайнына утыра. Әлеге кыр кораблары белән менә 20 ел инде басуларны иңли ул.
Әсһәмне күпкырлы шәхес дияргә дә була. Кышын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда йөри. Язгы чәчүдә дә катнаша. Ә инде терлек азыгы әзерләү кампаниясе башлангач, комбайны белән шунда кереп китә. Быел ул 13 мең тоннадан артык терлек азыгы тураган.
Быелгы ел уңган механизатор өчен аеруча куанычлы булды. Республикада үткән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре бәйрәмендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кулыннан "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исемнең таныклыгын алды. 38 ел бер хуҗалыкта армый-талмый хезмәт куйган уңган әлеге исемгә бик тә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев