Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Чишмә» җитәкчесе Энгель Фәттахов: Агрофирма гөрләп эшли

«Чишмә» агрофирмасы югары уңышларга омтылып, алдынгылыкка ирешеп эшли.

— Командировкаларга еш йөрисез, сүз дә юк. Әмма дә ләкин авыл фермаларында соңгы тапкыр кайчан булдыгыз әле? — дип сораучыларга рәхәтләнеп: бүген генә! — дип җаваплыйбыз. 

Чыннан да бүген безнең иҗат төркеменә «Чишмә» агрофирмасының җитәкчелеге, ферма эшчәннәре белән аралашып кайту насыйп булды. Силос һәм сенаж исе, малкайларның күңелле мөгрәве, фермалар күренеше балачакка, туган авыл фермаларына алып кайткандай булды. Ә шулай да биредә мал торлаклары бөтенләй икенче: заманча, якты һәм чиста. Районыбызда мондый форматтагы, махсус проект белән булдырылган фермалар — бармак белән генә санарлык!

— Безнең күргәнегезчә сыерлар торлакларында стеналар юк. Кыш көне дә салкын булмый. Нибары бер кат плёнка күтәртелә. Сыерлар өчен яхшы температура −5°С. Вентиляция дә көйләнгән. Бу хуҗалыкны алганда 2 тонна булса, хәзер 14 тонна чамасы сөт җитештерелә. Хезмәт нәтиҗәле, димәк. Безнең җирләр бик юк. 2000 гектардан артыграк кына бар. Шуңа күрә төп керем терлекчелеккә бәйле, ди агрофирма җитәкчесе Энгель Фәттахов. — Безнең терлекчелекне Айрат Мөхәммәтдинов алып бара. Кайчан гына мал табибларына ихтыяҗ бар иде, хәзер менә алар 4. Эшчеләребез җитәрлек, кадрлар проблемасы килеп туса, хәл итү юлын табырга омтылабыз. Үземнең туган җирлегемдә, туган авылымда хезмәт куям. Якташларның кайсы нинди булуына карамастан, эш белән тәэмин итәргә тырышабыз. Уртача хезмәт хакы 45000 сумны тәшкил итә.

Барлыгы агрофирмада 1350 мөгезле эре терлек исәпләнә. Каплату, бозау алу мәсьәләләре дә монда шактый яхшы күрсәткечләр белән бара. Үсеш бар, быелның 10 аена тәүлекле үсеш уртача 965 грамм булды. Бу әйбәт бозаулар, шәп сыерлар һәм сыйфатлы сыерлар, дигән сүз. Малкайлар үлеме дә бик күзәтелми икән. Яңа төзелешләр дә бар икән планда. 

— Терлек азыгы мул итеп хәстәрләндеме соң, Энгель Нәвәпович?

— Кыш чыгарлык итеп әзерләнде. Сенаж быел бик аз булды, әмма безне кукуруз коткарды. Гектарыннан 350-360 центнер кукуруз алдык. Күләмен дә агымдагы елда арттырган идек. Салам белән силос та бар, тиешенчә әзерләнде. Катнаш, файдалы матдәләргә бай азыкны малларга үзебез әзерлибез, дозасын да үзебез эшлибез. Бер компонентны гына кушмасаң да, сөт күләме төшә бит. Витамин мөһим терлеккә.

Фермада пычрак, тизәкле урынны эзләсәң дә табып булмый! Терлек астында салам түгел, опилка. Тизәк белән опилка юдырылып тошә махсус базга, ахырдан барлык технологияләрне үтәп басуларга чыгарыла. Сөтлебикәләр өчен хәтта махсус, үзе кашый торган кашыгычлар бар. Аңа малкайлар чират баса хәтта ки! Шаккатмалы бит бу, комфорт өстенә комфорт!

Хуҗалык хәлләре, бүген башкарыла торган эшләр, хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләшә-сөйләшә алга таба атлыйбыз. Барлыгы биредәге агрофирмада 53 тирәсе кеше хезмәт куя икән. «Чишмә» агрофирмасында һәр ай башында нәтиҗәләр чыгарып, алга бурычлар билгели торган җыелыш та гамәлдә. Нәтиҗәләр нигезендә, мәсәлән терлекчеләргә 5000 сум премия бирелә. Бу айлык үсеш 1000 грамнан артса, дип исәп тотканда. 

— Үз көчебез белән, үзебезнең мөмкинлекләргә таянып тырышабыз, чөнки аңлап торабыз — әгәр бүген билгеләнгән эшләрне башкарып чыкмасак, алга табан бара алмаячакбыз, дип фикерли агрофирмалылар. 

Уңышлар артында — тырыш хезмәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев