Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Чишмә» хуҗалыгындагы семинар-киңәшмә үтте: Яхшы шартлар — югары күрсәткечләр нигезе(+фоторепортаж)

Бүген районыбызның Аккүз якларында урнашкан «Чишмә» хуҗалыгында үткән чираттагы семинар эшендә район башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалык җитәкчеләре, тармак белгечләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Барлык белгечләрнең уртак тырышлыгы белән генә терлекчелек продукциясенең сыйфатын яхшыртуга, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмнәрен арттыруга ирешеп була. Моны аңлап эш иткән хуҗалыклар даими уңышлар яулый да инде. «Чишмә» дә шундыйлар сафына керә. 

— Матур итеп эшлисез, шулай дәвам итегез. Шулай күрсәтмә хуҗалык булып калсын иде «Чишмә» алда да! Җир кешеләренә, җир уңганнарына һәрчак ихтирамым зур! Алга перспектива белән карыйбыз, хуҗалык җитәкчеләре. Кышны иминлектә үткәрергә, тиешенчә техника ремонтын башкарып чыгарга кирәк. Көтеп яту кирәкми, икенче ел нинди буласын белмибез! — диде районыбыз башлыгы Ленар Рафак улы.

Хуҗалык белән яшь җитәкче, әмма бик булдыклы Ренат Сәхабетдинов рәислек итә:

— Сыерлы көн — сыйлы көн, диләр. Сөтчелектә уңышларыгыз бармы?

— Без 18 тонна сөт җитештерәбез. Савым сыерлары саны 485. Сөтне арттырырга тырышабыз. Барлыгы хуҗалыкта 2045 эре мөгезле терлек бар. Безнең 3139 гектар мәйдан җиребез бар. 

— Лейкоз белән вазгыять сезнең хуҗалыкта нинди?

— Хуҗалыгыбызда лейкоз гомумән юк!

— Техникагыз турында да бәян итсәгезче.

— Техникага килгәндә: 26 механизатор хезмәт куя. Техника паркы даими рәвештә яңартыла. Заманча һәм куәтле техникалар алына. 

— Быелгы уңышыгыз да бик мул, дип хәбәрдарбыз. Чынлап та шулаймы?

— Быел тулаем уңышыбыз күләме 27 центнерны тәшкил итте. Чәчелгән мәйданның 1400 гектары — бөртекле культуралар булды. Шуның 300-400 чамасы сенажга салынды. Корылык та комачаулады бит инде. 

 

— Чанаңны — җәй, арбаңны кыш әзерлә, ди халкыбыз. Киләсе елга орлыклар хәстәрләү ни хәл, Ренат Рафикович?

— Әлегесе вакытта 100 тонна ашламага заказ бирдек. Икенче атнадан ташый башларга план корабыз. «Ладожские» сортлы кукуруз алдык 400 гектарга чәчү өчен. Яңа елга кадәр кайтып җитәчәк.

— Көнүзәк булган кышлатуга ничек керәсез соң?

— Терлек азыгы җитәрлек кышка. Узган елгысы да бар.

— Бозау алулар буенча планнар айныкы-айга үтәлеп бара. Бездә 200 артык буаз тана бар, әле каплатылган, әмма буаз булмаган 60 тана исәпләнә. Каплатасы да тагы 200 баш тана алда. Үгезләр 300 баш. Яшь бозауларны аерым клеткаларда карала. Угыз белән вакытында тәэмин ителәләр. Бозаулар аерым читлекләрдә 2 ай да 70 көн тәрбияләнәләр. Прививкалар һәм вакциналар календарь планы нигезендә ясала. Ун көн үтүгә үк тәүгеләре эшләнә башлый. Маллар үлеме бик юк. Ел башыннан нибары 7-8 үлем генә булды. Яңа туган бозаулар 3 торакта яңа туган баладай тәрбияләнә. Җәйләүгә агымдагы елны бер 120-150 башы чыкты. Савым сыерларын августта ук алып кайткан идек. Хәзергесе көнгә башкалары да кайтып бетте, дип сөйләде «Актаныш-информ» журналистларына «Чишмә» нең ветеринария табибы Илназ Әхмәтов.

Хуҗалыкны карау товар-сөтчелек фермасыннан башланып китте. Идарә җитәкчесе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәре Нәфис Әзһәм улы терлекчелек фермаларында эшчәнлекнең үзбиеклегендә оештырылуы, маллар һәм биредәге хезмәткәрләр өчен шартларның яхшыртыла баруы аркасында ирешелүе турында зур горурлык хисләре белән белдерде. 

Биредәге хезмәт атмосферасы, малкайлар һәм барлык хезмәткәрләр өчен тудырылган шартлардан тәэсирләнеп чыкканда тигез ритм белән дәвам иткән эшчәнлеккә тагын бер тапкыр күз салдык. Һәрберсе үзеннән таләп ителгәнне яхшы аңлап, гомум уңышка шулай барысы бердәм тотынып кына ирешеп булуына инанып, биредәге ир-егетләр һәм хатын-кызларның хезмәт җитештерүчәнлеген тагын да югарырак күтәрү хакына тырышлыкны киметмәячәгенә ныклы ышанабыз. 

Мал торлакларын тамырдан реконструкцияләү, бары тик яхшы сыйфатлы, туклыклы матдәләргә бай рацион нигезендә тукландыру, яхшылап тәрбияләү үз нәтиҗәләрен күрсәтә. Замана шартларына җавап биргән яңа төзелеш объектларын да күреп алдык.

Районның үзәк ветеринария белгечләре, мал азыгы анализы буенча да чыгышларны тыңладык.

Алга таба эшлекле сәфәребез амбарларда булды. Хуҗалыкның склад биналары да яхшы, чиста. 

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев