Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Таң” хуҗалыгында чәчү эшләре дәвам итә

24 апрельдә төп чәчү башланган

“Таң” хуҗалыгы хезмәтчәннәре чәчүгә 18 апрель  көнне керештеләр. Иң элек 245 гектар мәйданда көздән чәчелгән культураларга өстәп, арпа һәм солы чәчкәннәр. 24 апрельдә төп чәчү башланган. 350 гектар мәйданда арпа орлыклары җир куенына иңдерелгән. 

Хуҗалыкта дүрт чәчү агрегаты кырларны иңли. Инсаф Гәрәев - Быстрица , Рәвис Идрисов – Агромастер,  Айдар Гайнетдинов – ДМС,  Нияз Идрисов СЗП чәчкече белән эш башкара.

-Узган еллар белән чагыштырганда җирнең өсте быел тизрәк җилләде. Ә аста салкын булу сәбәпле, чынлап торып җитешмәде әле, -  диләр механизаторлар. Табигать шартлары мөмкинлек биргәндә, җирдә дым барда тизрәк чәчеп бетерергә дигән максат куеп эшли алар. 

Механизаторларга барлык эш шартлары да тудырылган. Быел гына өр-яңа эш киемнәре кайткан, кайнар азык белән тукландыру оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев