Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Д.Харисов: “Тиешенчә эшләмәсәк, безгә бәя – өч тиен“

Район хуҗалыкларында бүгенге көндә 2013 ел уңышына нигез салына. Соңгы арада узган һәрбер гамәли сөйләшүдә көн кадагына куелган мәсьәләләрнең тәүгесе булып яңгырый ул. Узган атнада "Наратлы" ҖЧҖ биләмәләрендә үткән киңәшмәдә дә орлык әзерләү хезмәтенең әһәмияте кат-кат ассызыкланды. Гади тел белән әйткәндә, сөйләшү "ни чәчсәң- шуны урырсың" рухында узды. Алдагы елда...

Район хуҗалыкларында бүгенге көндә 2013 ел уңышына нигез салына. Соңгы арада узган һәрбер гамәли сөйләшүдә көн кадагына куелган мәсьәләләрнең тәүгесе булып яңгырый ул. Узган атнада "Наратлы" ҖЧҖ биләмәләрендә үткән киңәшмәдә дә орлык әзерләү хезмәтенең әһәмияте кат-кат ассызыкланды. Гади тел белән әйткәндә, сөйләшү "ни чәчсәң- шуны урырсың" рухында узды.
Алдагы елда да мул уңыш алу нияте белән район буенча 138 мең центнерга якын орлык салу зарур. Шуның 102530 центнеры, ягъни 75 проценты кондициягә килгән. Район буенча югары репродукцияле орлыклар күләме гомуми ихтыяҗның 94 процентын тәшкил итә. "Ташкын", "Башак", "Нива", "Тамыр", "Саф" ҖЧҖләрендә әлеге сан 100 процент. Хәер, дәлилләр эзләп ерак йөрисе юк, әлеге хуҗалыкларның иртә җәйдән урып-җыю чорына кадәр шаулап утырган иген диңгезләрен янә тагын бер күз алдына китерү дә җитә. "Алга", "Таң", "Янаул", "Нур" ҖЧҖләре, "Актаныш" агрофирмасында югары репродукцияле орлыклар күләме 72-90 процент кына. Әлеге вәзгыятьне күзаллап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов игенчелекнең киләчәге хакында борчу белдерде.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 24 октябрь, 2012 84 (9727) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев