Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Дилүс Мөхәммәтдинов: “Әнәк” агрофирмасы җитәкчелеге журналистларга дөрес мәгълүмат бирмәгән

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов “Актаныш-информ” ресурсларында ““ӘНӘК”, СИНДӘ ДӘ ХИКМӘТ: Сыерларың 40 тонна сөт бирсә дә, известь өчен субсидия һаман юк, кадрларга да кытлык” мәкаләсе басылганнан соң “Әнәк” агрофирмасы җитәкчелегенең журналистларга дөрес мәгълүмат җиткермәвен хәбәр итте.

Тиз арада без Дилүс Зөлфәт улы белән күрешеп әңгәмә оештырдык.

-     Хәзер авыл хуҗалыгы тармагына субсидия бирү дигән төшенчәләр юк.  20.11.2020 датасы белән Россия Федерациясе хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустинның 14.92 карары буенча барлык сфераларда да акчалата ярдәм конкурс нигезендә генә бирелә. Конкурс таләпләре үтәлмәсә, документлар төгәл булмаса яки конкурс вакытына сыешмаса, конкурста катнашучы үзеннән-үзе төшеп кала. 

        2020 елда эшләнгән известьлау эшләре өчен 2021 елда акча бирәбез. Ярдәм акчалары бары тик конкурс аша гына бирелә. 2020 елда басуларны известьлау турында документларны 26 июльдән 25 августка кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлегенә, шәхсән миңа тапшырырга кирәк, документлар белән бергә конкурс тәмамланырга 15 көн кала  хуҗалыкларның салымнары турында белешмә булырга тиеш.   “Нур”, “Башак”, “Чишмә” хуҗалыклары, “Бикмөхәммәтов” КФХ известьлауга ярдәм сорап документларны китерде. Конкурсның җиңүчеләре турында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыгының сайтында, “Үсемлекчелекне субсидияләү” бүлегендә игълан ителәчәк.

          “Әнәк” агрофирмасына килгәндә,  2019 елда басуларны известьлаган өчен һәм башка программалар буенча да аграр оешма субсидияләр алды. 

P.S.  Интервью ахырында «Әнәк» агрофирмасы хисапчысы нәкъ менә известьлау турындагы документларын авыл хуҗалыгы идарәсенә китерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев