Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов министр кулыннан бүләк алды

27 сентябрь көнне, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе инспекторларына 13 яңа хезмәт автомобиле ачкычларын тапшырды. бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов...

27 сентябрь көнне, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе инспекторларына 13 яңа хезмәт автомобиле ачкычларын тапшырды.
бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов та бар иде.
Тантана Игенчеләр сарае янындагы мәйданда узды. Тантанада Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов та катнашты.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов республика һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Сезнең бурыч - машиналарны саклап тоту һәм күзәтчелек нәтиҗәлелеген арттыру, безнең хезмәтнең максаты - кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген саклау бит», - диде Радик Зыятдинов, инспекторларга мөрәҗәгать итеп.
чыганак: gtn.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев