Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Дәүләт ярдәм кулы суза - хуҗалыклар файдалана (ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Республикада эшләп килүче дәүләт программалары арасында авыл хуҗалыгына кагылышлылары да шактый. Шуларның берсе "Фермаларга капиталь ремонт" программасы. Актаныш районы хуҗалыклары да әлеге программа кысаларында үзләренең шактый ферма торакларын төзекләндерә алдылар. Төгәлрәк саннарга тукталсак, 100 башка исәпләнгән 8 торак төзекләндерелде. Болар: "Әнәк" агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсендәге, "Эконом" хуҗалыгының Югары Яхшый фермасындагы,...

Республикада эшләп килүче дәүләт программалары арасында авыл хуҗалыгына кагылышлылары да шактый. Шуларның берсе "Фермаларга капиталь ремонт" программасы. Актаныш районы хуҗалыклары да әлеге программа кысаларында үзләренең шактый ферма торакларын төзекләндерә алдылар.
Төгәлрәк саннарга тукталсак, 100 башка исәпләнгән 8 торак төзекләндерелде. Болар: "Әнәк" агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсендәге, "Эконом" хуҗалыгының Югары Яхшый фермасындагы, "Ташкын" хуҗалыгының Исе байсар фермасындагы, "Тамыр" хуҗалыгының Яңа Җияш фермасындагы, "Чишмә" хуҗалыгының Меңнәр фермасындагы, "Нигез" хуҗалыгының Аеш фермасындагы, "Таң" хуҗалыгының Теләкәй фермасындагы, "Саф" хуҗалыгының Иске Сәфәр фермасындагы тораклар. Боларга барысы 29 миллион 360 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган. Шуның 20 миллион 552 мең сумы хуҗалыкларның үз хисабыннан, 8 миллион 808 меңе дәүләт ярдәме белән.
Әлеге программа ярдәме белән 200 башка исәпләнгән 4 торак төзекләндерелгән. Болар: "Әнәк" агрофирмасының Айман һәм Күҗәкә бүлекчәләрендә, "Башак" хуҗалыгының Иске Әлем фермасында, СПСК "Агыйдел"нең Татар Суыксуы фермаларында барсы 20 миллион сумлык эш башкарылган. Моның 14 миллионы хуҗалыкларның үз хисабына, 6 миллионы дәүләт ярдәме белән.
Быел республикада беренче тапкыр "Машина-трактор паркларына капиталь ремонт" программасы эшләде. Безнең районнан анда "Башак" хуҗалыгының Яңа Әлем, "Нур" хуҗалыгының Уразай, "Чишмә" хуҗалыгының Аккүз МТПлары катнашты. Аларда барысы 9 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. Аның 6 миллион 300 меңе хуҗалыкларның үз хисапларына, 2 миллион 700 мең сумы дәүләт ярдәме белән.
Киләсе елга әлеге программаның булу булмавы төгәл билгеле түгел. Хуҗалыкларның барысының да диярлек МТПларының бик нык тузган булуын исәпкә алсак, бу программаның эшләвен хуҗалыклар дүрт күз белән көтә дию дә ялгыш булмас.
"Яңа силос-сенаж базлары төзү" программасы кысаларында районда 7 траншея төзелде. Алар: "Әнәк" агрофирмасының Яңа Кормаш һәм Түке бүлекчәләрендә, "Эконом" хуҗалыгының Табанлыкүл фермасында, "Наратлы" хуҗалыгының Шәбез фермасында, "Актаныш" агрофирмасының Чөгәнә фермасында, "Ташкын" хуҗалыгының Иске Байсар фермасында, "Чишмә" хуҗалыгының Аккүз фермасында. Бу траншеялар барысы 10 миллион 500 мең сумга төзелгән. Шуның 7 миллион 350 меңе хуҗалыкларның үзләре хисабына, 3 миллион 150 меңе дәүләт ярдәме белән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев