Дәүләт ярдәмен алу өчен бурычсыз һәм җир документларының тәртиптә булуы кирәк
Авыл хуҗалыгында терлекчелек юнәлешен үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары районыбызда уңышлы эшләвен дәвам итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов авыл җирлекләрендә узган җыеннарда терлек асраучыларга күрсәтелгән дәүләт ярдәменең 2022 елдан артуын билгеләп үтте.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме 2015 елдан башлап күрсәтелә. Дәүләт программаларында катнашып шактый райондашларыбыз эшчәнлеген киңәйтте, авылдашларын эшле итте.
5 башка кадәр эре мал асраганнарга программа нигезендә 200 мең сум акча бирелә иде, 2022 елдан бу сумма 300 мең сумга күтәрелде. Мөгезле эре терлек санын 5 баштан арттырганда 400 мең сум урынына 600 мең сум акча биреләчәк. Таналар санын ишәйткәндә шәхси ярдәмче хуҗалыкка 30 мең сумлык ярдәм урынына 60 мең сум, әгәр тана нәселле икән, 70 мең сум финанс ярдәме күрсәтелә.
Шәхси хуҗалыкта мол тотучыларны да дәүләт ярдәменнән ташларга җыенмый: 1 сыер асрасаң- 2300, 2 сыер асраганнарга 3300, 3 һәм аннан артыграк сыер асраганнарга 4300 сум күләмендә өстәмә акча түли.
Цифрлаштыру елында электрон документ әйләнеше тагы да колачлырак төс ала. Дәүләт ярдәмен алу өчен барлык документлар да бары тик “Дәүләт хезмәтләре” порталында “Минем субсидияләрем” бүлегенә җибәрелә. Әгәр салым хезмәтенә бурычыгыз булса һәм җир документлары тәртиптә түгел икән, документлар дәүләт порталына кертелә алмый. Дилүс Мөхәммәтдинов шушы таләпләрне төгәл үтәргә кушты .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев