Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Дәниф Харисов: “Актанышта корылык 350-400 млн сумлык ашлыкны юк итте”

Биредә 57 көн дәвамында яңгыр яумаган. Татарстанда кызу урак өсте бара. Артык корылык республиканың кайбер районнарында өлгергән уңышны да югалтырга мәҗбүр итә. 26 июль мәгълүматлары буенча, Татарстанның Актаныш районында 48,7 мең тонна ашлык суктырылган. Гектардан якынча 40 цетнер уңыш җыеп алына. Урып-җыю мәйданнары исә 44 мең гектарны тәшкил итә. Районның...

Биредә 57 көн дәвамында яңгыр яумаган.
Татарстанда кызу урак өсте бара. Артык корылык республиканың кайбер районнарында өлгергән уңышны да югалтырга мәҗбүр итә.
26 июль мәгълүматлары буенча, Татарстанның Актаныш районында 48,7 мең тонна ашлык суктырылган. Гектардан якынча 40 цетнер уңыш җыеп алына. Урып-җыю мәйданнары исә 44 мең гектарны тәшкил итә.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов сүзләренчә, Актаныштагы һава шартлары быелгы уңышка бик зур зыян салган.
"Урак өстен бик югары күрсәткечләр белән башлаган идек, соңгы арада уңыш күләме кимеде. Көзге культуралар артык нык кипте. Язгы культураларга да күп зыян килде, районда 57 көн буе яңгыр яумады. Мул уңыш алу өчен бик зур хезмәт куелган иде. Икмәкле еллардагы уңыш буенча карасак, быел без 350-400 млн сум акча югалтырбыз төсле. 200шәр мең тонна икмәк суктырып алган еллар бар иде. Уңыш югары булган елларны район 100 мең тонна икмәк сатарга сәләтле", - диде ул.
чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/26/123507/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев