Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Дәниф Харисов: “Иң әһәмиятлесе – иминлек”

Көннәр салкын торса да, яз үзенекен итә: карлар әкренләп булса да кими бара. Димәк, язгы кыр эшләре башланырга да күп вакыт калмый. Ә авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма коралларны эш сызыгына әзер булырлык итеп көйләү, кыр эшләрен хәвеф-хәтәрләрсез башкарып чыгу - һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Язгы кыр эшләренә кереп киткәнче техник...

Көннәр салкын торса да, яз үзенекен итә: карлар әкренләп булса да кими бара. Димәк, язгы кыр эшләре башланырга да күп вакыт калмый. Ә авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма коралларны эш сызыгына әзер булырлык итеп көйләү, кыр эшләрен хәвеф-хәтәрләрсез башкарып чыгу - һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Язгы кыр эшләренә кереп киткәнче техник караулар да шул нияттән башкарыла. Бер хуҗалыкта күрсәтмә техник карау үткәрү исә башкаларга үрнәк күрсәтү максатыннан оештырыла. Аның быелгысы 11 март көнне "Ташкын" хуҗалыгында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлары, МТП җитәкчеләре, бригадирлар катнашында уздырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тагылма һәм тарту көче техникасын язгы кыр эшләренә 10 апрельгә әзерләп бетерү максаты куелды. Техник караулар үткәрү буенча таләпләр елдан-ел катгыйлана бара. Шуның нәтиҗәсендә республикада үзйөрешле машиналар белән булган фаҗигаләр һәм аларда кешеләрнең үлеме кимүгә таба. 2012 елда мондый аварияләрдә 14 кешенең гомере өзелгән. 2015 һәм 2016 елларда андыйлар саны бишәр. Әмма шунысы бик нык аяныч: соңгы ике елда без берәр райондашыбызны шушындый фаҗигаләрдә югалттык. Бу хакта район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов та ачынып сөйләде.
- Һәр фаҗига артында кеше факторы яисә техник төзексезлек тора. Техниканы төзәтеп була, әмма кешене кире кайтарып булмый. Әлеге техник күзәтүләр шушы кимчелекләрне, аянычлы хәлләрне булдырмау максатыннан оештырыла, төрле аңлату чаралары алып барыла. 2000 елдан башлап һәр хуҗалыкта күрсәтмә техник карау уздырабыз. Безнең төп максат булып тагылма коралларны, габариттан тыш техниканы юлда хәвефсезлек таләпләренә китереп бетерү: арбаларга махсус яктырткычлар көйләү, тормоз, руль системасының төзеклеген тәэмин итү тора, - диде ул.
Илдус Мәхиян улы тиешле кәгазьләрнең тәртиптә булу зарурлыгын һәм эшкә кузгалыр алдыннан һәр механизаторның медицина күзәтүе узарга тиешлеген дә ассызыклады. Ел саен күпме генә аңлатулар алып барылса да, хуҗалыкларның техник карауга карашлары төрлечә икәнлеген дә искәртте ул. Узган елгы нәтиҗәләргә күз салсак, "Чишмә", "Ташкын", "Нур", Нур Баян исемендәге, "Наратлы" хуҗалыклары, "Әнәк", "Актаныш" агрофирмаларының техникасы 100-90 процент техник карау үткән. Ә кайбер хуҗалыкларның 56-70 процент техникасы гына техник таләпләргә җавап биргән. Димәк, калган техника таләпләргә җавап бирмәгән килеш ел әйләнәсе эштә катнашкан булып тора. Бу техника механизаторга гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә куркыныч тудыра дигән сүз.
- Соңгы вакытта белгечләрнең белем һәм оештыру дәрәҗәсенә игътибарны арттыру юкка гына түгел. Хуҗалыкта инженер бар икән, түбән процент белән техник карау үткәрелергә тиеш түгел. Иң әһәмиятлесе - иминлек. Чәчүе дә чәчелер, башкасы да эшләнер. Әмма кеше гомере белән бәйле хәвеф-хәтәр килеп чыкса, берәүгә дә күңелле булмас. Кешеләребезне югалтмыйча гына зур һәм җаваплы кампанияне башкарып чыгарга язсын, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та.
"Ташкын" хуҗалыгында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә җитди карыйлар. Алар өстән күрсәтмә бирелгәнне дә көтмичә, тагылма кораллар чыгарыласы урынны кардан арындырып, аларны чыгарып, тигезләп тезеп куйганнар. Барысы да чистартылган, буялган. Хезмәткәрләргә дә җитәкчелек тарафыннан игътибар зурдан. Алар елга ике тапкыр махсус эш киемнәре белән тәэмин ителә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев аларны башка хуҗалыкларга да үрнәк итеп күрсәтте.
- Әлеге хуҗалыкта барлык авыл хуҗалыгы машиналары да тәртипкә китереп куелган. Шулай ук "Чишмә", "Башак", "Алга" хуҗалыкларында, "Әнәк" агрофирмасында агрегатлаштыру эше яхшы бара. Калган хуҗалыклар нигәдер ашыкмый әле. Мөмкинлекләр җитәрлек. Тракторларны агрегат янына китереп, аны тагып, күтәртеп карауны, запас сошниклар, төрәннәр булдыруны таләп итеп куябыз, - диде.
Нәфис Сәлимгәрәев иртән механизаторларны эшкә чыгарып җибәргәнче, аларны медицина хезмәткәре карарга, диспетчерлар хезмәте тулы көченә эшләргә тиешлегенә дә басым ясады. Чөнки күп очракта хәвеф-хәтәрләр техниканың төзексезлегенә бәйле рәвештә генә түгел, ә механизаторларның эчкән хәлдә руль артына утыруларыннан, авыру булуларыннан да килеп чыга.
Район техник күзәтү оешмасының әйдәүче белгече Рәшит Хәбиров та техник карауда куелган таләпләр белән таныштырды.
Күрсәтмә техник карауга "Ташкын" хуҗалыгының 27 тракторы, 17 тагылмасы, барлык автомашиналары да чыгарылган иде. Комиссия карап чыкканнан соң, аларның барысы да техник карау үтте, дип бәяләделәр.
Хуҗалыкларда техник караулар график нигезендә 20 марттан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев