Актаныш

"Эконом"да сыйфат өчен эшлиләр

Авыл кешесе өчен мәшәкатьле һәм куанычлы көннәр. Кырларда трактор гөрелтеләре, язгы сабан тургаеның бертуктаусыз сайрау тавышлары ишетелә. Быел яз соңга калып килсә дә, игенчеләребез сынатмый. Туфракта дым беткәнче орлыкларны җир куенына иңдерү өчен бар көчләрен куялар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 майга район буенча язгы...

Авыл кешесе өчен мәшәкатьле һәм куанычлы көннәр. Кырларда трактор гөрелтеләре, язгы сабан тургаеның бертуктаусыз сайрау тавышлары ишетелә. Быел яз соңга калып килсә дә, игенчеләребез сынатмый. Туфракта дым беткәнче орлыкларны җир куенына иңдерү өчен бар көчләрен куялар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 майга район буенча язгы чәчүнең 69 проценты төгәлләнгән. "Наратлы", "Таң", "Тамыр", "Нива", "Нур", "Саф" хуҗалыкларында чәчү аеруча яхшы бара. Аларда чәчүнең 88-83 проценты тәмамланган инде. "Эконом" хуҗалыгы да сынатмый. Әлеге хуҗалыктагы язгы кыр эшләре белән танышкан вакытта без моны үз күзләребез белән күрдек.
"Эконом" хуҗалыгы механизаторлары язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы кыштан ук ремонтлап, хезмәткә яраклы итеп куйганнар иде. Шуның өчен дә һәр техниканың җаен, көен белә алар. Хуҗалыкта ике К-700, бер Т-150, дүрт МТЗ-1221, тугыз МТЗ 80-82, биш ДТ-75 тракторы, дүрт КамАЗ, дүрт ГАЗ-53 машинасы тартылган. 21 апрель көнне беренче басуга чыгып, чәчү эшенә керешкәннәр. Дүрт бригадада да иртә таңнан караңгы төшкәнче тулы көченә хезмәт кайный. Барыбызны да ел буе икмәк белән тәэмин итәчәк санаулы көннәр өчен вакыт кызганыч түгел.
Хуҗалыкта 3876 гектар мәйданда чәчүлек җирләре булып, шуның 2500 гектарына бөртеклеләр чәчеләчәк. 19 майга алынган мәгълүматлар буенча, 1986 гектар мәйданда орлыклар җир куенына иңдерелгән инде.
Язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторларның күңелләре күтәренке. Һава торышының яхшы торуы да аларның кәефләренә тәэсир итми калмыйдыр.
- Механизаторларны, игенчеләрне ашыктырмыйбыз. Гектар артыннан кумыйча, сыйфатны беренче планга куябыз. Үзегез күреп торасыз, көннәр матур тора. Чәчүне озаклатмыйча төгәлләрбез дип уйлыйбыз. Җирдә әле дым җитәрлек, шунысы куандыра. Яңгырлар да явып китү орлыкларыбызга тишелергә бик нык ярдәм итәчәк, - дип фикерләре белән уртаклашты хуҗалык җитәкчесе Алмаз Кәримов.
Биредә һәр хезмәткәрнең хезмәте күз уңында. Хуҗалыкның икътисадчысы Рима Бәдертдинова чәчүдә катнашучы барлык механизаторларны да көнлек эш күрсәткечләре белән таныштыруларын бәян итте. Өч көн саен аларның хезмәтләренә нәтиҗә ясалып, бюллетеньнәр тутырыла, диде. Үзләрендә язгы кыр эшләре көндәлеге дә булдырганнар. Аны да тутырып баралар. Шуның ярдәмендә һәр механизатор үзенең күпме эшләгәнлеген һәм хезмәтенә күпме түләнәчәген белеп тора. Бу аларга хезмәтләренә стимул да бирә. Хезмәт хакларына өстәп, кызыксындыру чаралары да каралган. Сабантуйларда алдынгы механизаторларга премияләр бирелә. Печән белән дә ярдәм итәләр.
Хуҗалыкта яңа орлыклар белән эшләүгә дә игътибарны арттырганнар. Чөнки репродукция составы елдан-ел начарлана бара. Узган ел арпа һәм бодайның ике яңа сортын үстергәннәр. Быел исә бу санны дүрткә җиткергәннәр.
Бу хакта хуҗалыкның агрономы Айнур Кәримов тулырак бәян итте.
- Быел орлыкларны яңартуга игътибарны көчәйттек. Казаннан бодайның "Иделле" һәм "Казанский-юбилейный" дигән яңартылган сортларын, Ульяновскидан солының "Дерби", борчакның "Указ" дигән сортларын алдык. Быел шулар әйбәт кенә үссә, киләсе елга орлык проблемасы хәл ителер дип уйлыйбыз. Чәчү әйләнешен сакларга тырышабыз. Быел карабодай да чәчәргә планлаштырабыз.
Хуҗалык басуларындагы күпчелек җирләр җитешсә дә, урман буйлары, полоса яннары юешрәк әле, ди механизаторлар. Шулай да, сынатырга исәпләре юк.
Надир Кадыйров, механизатор:
- Башта шофер булып эшләгән идем, 2008 елдан трактор иярлим. Быел яз соңга калып килде. Чәчүне озаккка сузмыйча, кыска вакыт аралыгында төгәлләү өчен тырышабыз. Үзем 400 гектардан артык мәйданнарда чәчтем инде. Кайбер урыннар юеш әле, ул урыннарга чәчү авыррак. Шулай да тырышабыз. Иң беренче сыйфатка игътибар бирәбез. Техника ватылмыйча, төгәлләп чыгарбыз, дип ышанабыз.
Хуҗалыкта үз хезмәтен яратып башкаручы механизаторлар шактый. Җитәкчеләре Надир Кадыйровны, Рәеф Хәсәновны, Рифкат Мирзаяновны, Мөдәрис Камалетдиновны, әтиле-уллы Эльвир һәм Хавил Гомәровларны мактап телгә алды.
Әлеге озак еллар хезмәт куйган, тәҗрибәле механизаторлар белән рәттән, быел гына руль артына утырган беренче бригада механизаторы Илнар Мусинның да өлкәннәрдән калышырга исәбе юк.
- Беренче елымны гына эшләсәм дә, сынатмаска тырышам. Миңа бик ошый. Хезмәт дисциплинасы да, безне тиешенчә тукландырулары да әйбәт. Һава шартлары бозылмыйча торып, чәчүне тиз арада төгәлләргә иде инде.
Яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә ниятләре изге - орлыклар вакытында җир куенында үз урыннарын алсыннар да, тигез, матур булып тишелеп чыгып, көзен мул итеп уңыш бирсеннәр иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: