Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Еллык хезмәткә бәя бирелде

Җирлекләрдә хуҗалыкларның еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау ниятеннән оештырылган гамәли киңәшмәләрнең соңгысы Солтангол, Яңа, Иске Югары Богады һәм Яңа Җияш авылларын берләштергән "Тамыр" ҖЧҖдә узды. Башкарылганнарга дөрес бәя биреп, алга таба уңай юнәлешне билгеләү максатыннан районның һәр хуҗалыгында да узган әлеге тәҗрибә уртаклашу барышында барлыгы 30 ферма, 20гә якын машина-трактор паркы...

Җирлекләрдә хуҗалыкларның еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау ниятеннән оештырылган гамәли киңәшмәләрнең соңгысы Солтангол, Яңа, Иске Югары Богады һәм Яңа Җияш авылларын берләштергән "Тамыр" ҖЧҖдә узды.
Башкарылганнарга дөрес бәя биреп, алга таба уңай юнәлешне билгеләү максатыннан районның һәр хуҗалыгында да узган әлеге тәҗрибә уртаклашу барышында барлыгы 30 ферма, 20гә якын машина-трактор паркы һәм 21 амбар каралды. 10 октябрьдән алып 15 декабрьгә кадәр барган киңәшмәләрнең тәүгесе "Таң" хуҗалыгында узган иде.
"Тамыр" ҖЧҖдә ул Яңа Богады фермасында башланып китте. Хуҗалыкның әлеге җирлегендә симертү үгезләре асрала. Күренеп тора: терлекчелек тармагында хезмәт инде күптәннән җайга салынган. Билгеле, ул хуҗалык җитәкчесенең әлеге өлкәдәге сәясәтенең уңай нәтиҗәсе һәм шул ук вакытта терлекчелектә хезмәт куючы белгечләрнең, гади хезмәткәрләрнең эш күрсәткече.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 28 декабрь, 2011 102 (9644) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев