Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Энгель Фәттахов: Нигә безнең җитәкчеләр бу проблеманы вакытында хәл итмәгән? Бу безнең дә гаеп. Моны танырга кирәк (фотолар)

Соңгы телгә алынган җирлекләрдә сөтнең бәясе дә ташка үлчим: 13 сум белән бәяләнгән. Җәйге чорда сөт бәясенең төшүенә күнегеп бетте инде авыл халкы. Әмма һәр нәрсәнең чиге була. Район башлыгы Энгель Фәттахов “Ни өчен сөт җыючы шундый түбән бәя куйган? Нигә безнең җитәкчеләр бу проблеманы вакытында хәл итмәгән? Бу безнең дә гаеп. Моны танырга кирәк. Түләнеп бетмәгән сөт акчасын кайтару буенча хокук саклау органнары да шөгыльләнергә тиеш”,-дип, урынбасары Рәйхан Галимҗановага йөкләмә бирде. Ләйсән ГАЗИЗОВА

           Бүген Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган 24 форма-киңәшмәгә хуҗалык  җитәкчеләре, баш белгечләр һәм авыл җирлеге башлыклары онлайн кушылды.  Терлекчелек тармагындагы бу яртыеллыкта һәм июнь аенда ирешелгән уңышлар, хуҗалыкларның рейтингы, хәл итәсе мәсьәләләр, кимчелекләр калку күрсәтелде. 
            Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова үз чыгышында авыл җирлекләрендә мөгезле эре терлек, сыер, сарык, ат санының артуга таба баруын мисаллар белән күрсәтте.

          Районда шәхси хуҗалыкларда 11746 баш мөгезле эре  терлек асрала, бу сан узган ел белән чагыштырганда 319 га артык. Аеруча Актанышбаш, Теләкәй, Әтәс, Аеш җирлегендә шәхси хуҗалыкларда терлек саны арта.  Ни кызганыч, күпләп мал асрауга йөз тоткан җирлек Иске Сәфәр  лейкоз авыруы аркасында терлеген югалта. Җирлектә симертелгән малларны сугымга җибәрү дә шушы вакытка туры килгән.

Пучы, Чалманарат, Иске Айманда да терлек баш саннары кими. Сыеры булмагач, җирлекнең сөте дә аз. Иске Айманда бер хуҗалыкка исәпләгәндә  4, 41 кг сөт җитештерелә, Яңа Әлемдә 2, 14, Пучыда 1, 56, Актанышта 0, 66 килограмм туры килә. Иң күп сөт җитештерү Кәзкәйдә-19,90 килограмм, Чалманаратта 17, 24, Югары Яхшыйда 16,08 килограмм.

Июнь аенда Аешта сөт сатып бер хуҗалык 34570 сум акча эшләсә, Татар Суыксуы җирлегендә 6371 сум, Күҗәкәдә 6388 сум гына керем кертә алганнар.

Соңгы телгә алынган җирлекләрдә сөтнең бәясе дә ташка үлчим: 13 сум белән бәяләнгән. Җәйге чорда сөт бәясенең төшүенә күнегеп бетте инде авыл халкы. Әмма һәр нәрсәнең чиге була. Район башлыгы Энгель Фәттахов “Ни өчен сөт җыючы шундый түбән бәя куйган? Нигә безнең җитәкчеләр бу проблеманы вакытында хәл итмәгән? Бу безнең дә гаеп. Моны танырга кирәк. Түләнеп бетмәгән сөт акчасын кайтару буенча хокук саклау органнары да шөгыльләнергә  тиеш”,-дип, урынбасары Рәйхан Галимҗановага йөкләмә бирде. Рәйхан Флүс кызы июль аенда эшмәкәр Илһам Идрисов урынына бу җирлекләрдән Ленар Вилдановның сөт җыячагын, бәяне 21 сум 50 тиеннән дә төшермәскә дип килешү төзелүен әйтте. 
          Такталачык һәм Теләкәй җирлегендә бүген сөткә иң югары бәя- 22 сум, Иске Кормашта 21 сум 75 тиен, Иске Кормашта 21 сум 50 тиен. 21 сум 33 тиенлек сөт Уразай, Актаныш, Иске Сәфәрдә. 21 сумлык сөтләр дә шактый- болар хакында “Актаныш таңнары” газетасының иртә чыгачак санында таныша аласыз.  


Рәйхан Галимҗанованың чыгышыннан аңлашылганча, бүген сөтне югары бәя белән Киров заводы кабул итә. Җирлек башлыклары, халыкны тилмертмәгез, акчалы, мул томышта яшәүче авылдашларыгыз булу ярты проблема хәл ителде дигән сүз бит! Онытмагыз- ачның күзе икмәктә, тукның күзе- хикмәттә! 

               Авыл җирлекләре арасында июнь ае йомгаклары буенча иң күп терлек асраган һәм сөт җитештергән Аеш авыл җирлеге лаеклы төстә беренче урынны яулады. Район башлыгы Энгель Фәттахов авыл җирлеге башлыгы Дилүс Әхәтовка Ат сыны һәм акчалата бүләк тапшырды. 


             Хуҗалыклар арасында "Әнәк"агрофирмасы беренче урында, директор Фарис Фәтхиев та Ат санын бер айга Әнәккә алып кайтып китте.

Икенче урында “Чишмә” хуҗалыгы, хуҗалыктан килгән вәкил -баш зоотехник Илназ Әхмәтов районнан акчалата бүләккә лаек булды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев