Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Энгель Фәттахов: Ялтырап торган бозаулар күрәсе килә

Бүген “Алга” һәм “Ташкын” хуҗалыкларында хуҗалык җитәкчеләре катнашында гамәли киңәшмә узды. Киңәшмә эшенә район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.

               Бер-берсенә терәлеп үк торган ике хуҗалык, ике авыл, болын-басулар да бер-берсенә тоташып китә кебек. Табигать шартлары бертөрле булса да, хуҗалык итүдә аерманы җир белән күк арасы дияргә мөмкин. 
             “Алга” хуҗалыгы тез чүккәннән соң аягына басарга омтылган йөк атын хәтерләтә. Җитәкче Рәзиф Галләмов терлекчелек юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырганда 2021 елның уңай үзгәрешләр белән тәмамладык дип белдерде. Иң мөһиме- акча кереме арткан. 
             “Алга” 2021 елны 88 миллион сум күләмендәге акча кереме белән тәмамлаган. Табышның 75 миллион сумы терлекчелектән. Тагын шунысы җитәкченең күңелен борчый: хуҗалык белән район хакимияте арасындагы килешүдә ел 106 миллион сум керем белән тәмамлану турында күрсәтелгән.  Бу сумманы куып тоту өчен чуракайлыларның тагын 18 миллион сумлык тырышасылары бар әле .

Реклама

             “Алга” хуҗалыгында бүген 1590 баш терлек асрала. Җәйге һәм көзге чорда барлык малларга җитәрлек азык туплый алганнар. Рәзиф Галләмов башка елларда кыш ахырына таба азыкны читтән юнәтергә туры килсә, быел үзләре җитештергәне белән көтүгә чыкканчы ашатып булганын әйтте. 55300 тонна сенаж, 4800 тонна силос, 630 тонна салам, 620 тонна печән әзерләнгән. Әле былтырдан калган азык та бар икән. 
              Район башлыгы Энгель Фәттахов “Алга” хуҗалыгының чәчү һәм урып-җыю техникасы белән тәэмин ителүен, ләкин терлекчелек юнәлешенә ныклы игътибар кирәклегенә басым ясады. 

 

-    Үгез малларыгызның бүгенге халәте канәгатьләнерлек. Ә менә теше терлекләргә тәрбияне көчәйтергә кирәк- ашату җитеп бетмиме, әллә башка сәбәп бармы- терлекләр ябык. Сездә тиреләре ялтырап торган маллар күрәсе килә, - диде Энгель Нәвап улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев