Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ: ЯМАЛЫ ӨЧЕН КҮҢЕЛ СӨЕНӘ

24 форма-киңәшмәнең, 25 форма белән чагыштырсак, таш яуса да районда узмый калганы юк, авыл хуҗалыгы төбәге булгангамы, әллә элек-электән традицияләрне саклый белү канга сеңгәнме- июль аенда терлекчелектә ирешелгән уңышларны барлау бераз кичексә дә, бүген, 24 август көнне терлекчелектә ирешелгәннәр барланып җиңүчеләр ачыкланды.

Киңәшмәгә җитәкчелек итүче район башлыгы Энгель Фәттахов “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасына җыелган барлык җитәкчеләргә- хуҗалык җитәкчеләренә һәм авыл башлыкларына республикакүләм педагогларның август киңәшмәсен уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 
-    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган конференция барлык катнашучыларда уңай тәэсирләр генә калдырды, безнең хезмәткә уңай бәя бирелде. Районда республикада тиңе булмаган уку йорты- XXI гасыр мәктәбе- “Адымнар-Актаныш” полилингваль комплексы ачылу үзе зур вакыйга. Мондый белем бирү комплексы республикада икәү: берсе аның Иннополиста, икенчесе-Актанышта. Конференциягә әзерлек кысаларында технологик техникумның базасы заманча техникалар белән баеды. Болар барысы да районыбыз балалары өчен. Хәзер районда балалар бакчасыннан һөнәри белем бирү баскычына кадәр уку йортлары формалашты, инде эчтәлеген дә заманча шартларга яраштырасыбыз бар,- диде Энгель Нәвап улы терлекчелек нәтиҗәләрен тикшерүгә күчкәнче. 


Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләрендә терлекчелек тармагы үсешен анализлаганда агымдагы елның июль аенда терлекләрнең гомуми саны артуын әйтте. Мөгезле эре терлек 11813 башка җиткән, сыерлар 4852гә, сарыклар, атлар да күбәя. 


Шәхси хуҗалыкларда сыерны иң күп арттыручы Әтәс авыл җирлеге, Аеш, Иске Сәфәр, Иске Байсар, Усы, Күҗәкәдә һәм тагын 6 җирлектә сөтлебикәләр асрауның җаен ала баралар.

Татар Суыксуы, Иске Богады, Чуракай, Мәсәде, Иске Айман кызыл зонада, димәк сыер малына бу җирлектә әллә ни хөрмәт юк.
-    Иске Айманда гел пенсионерлар гына яши, шуңа бездә сыерны бетерәләр,- дип җавап бирде авыл башлыгы Марсель Әхмәтханов район башлыгы Энгель Фәттаховның борчулы соравына.


- Сине тыңлап торсаң, яшисе килми башлый, Марсель, әйдә, ситуацияне үзгәртергә алын, Айманда өлкәннәр генә түгел,  менә дигән яшьләр дә яши,-дип дустанә киңәшен әйтте Энгель Нәвап улы.

    Иске Айманда да да тагын бер елдан соң уңай үзгәрешләр булмый калмас. Нәкъ бер ел элек 24 форма-киңәшмә саен тәнкыйть утына эләккән Татар Ямалысы әнә ничек үзгәрде. Авыл башлыгы Дамир Вәлиевнең бу уңайдан аңлату эшләре алып баруы сизелеп тора. Авыл җирлекләре арасында беренче урынга ук дәгъва итә алмаса да, июль ае күрсәткечләре буенча өченче урынга менә алды.

Район башлыгы Энгель Фәттахов юкка гына, “Беренче урын алган Күҗәкә, икенче урындагы Әтәскә караганда иң сөендергәне- Татар Ямалысы җирлеге күрсәткечләре”,-дип юкка гына әйтмәде киңәшмәдә. Димәк, авыл халкы асылына кайта, иң күп печән җитештереп, мал асрауны көндәлек ихтыяҗдан бигрәк, кәсеп итеп яшәүдә бөтен районга өлге булган җирлек кабат авыл тормышына җан өрә бит. Сөт сатуда да Татар Ямалысы беренче урында, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 127 процент үсеш бирә, 2008 центнердан 2553 центнерга кадәр арттырып сөт сатканнар. Пучы, Иске Айман, Түкедә сөт сату күрсәткечләре иң азы. 
Иң кыйммәтле сөт Аешта һәм Теләкәйдә-22 сум, Такталачыкта 21 сум 75 тиен, Актаныш, Әтәс, Күҗәкә, Кәзкәйдә 21 сум 50 тиен. Иң очсыз сөтне 20 сум 75 тиенгә Яңа Әлемдә шәхси эшмәкәрләр Исламхуҗин белән Иске Байсардан Нәбиев җыя. Сөтне Киров заводына тапшырмау халык кесәсенә суга. Шулай ук сөтнең сыйфаты, антибиотик табылмау да мөһим. Авыл җирлеге башлыкларына бу мәсьәләдә җентекле эш алып барырга кушылды. 


        Авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов хуҗалык җитәкчеләренә хезмәтчәннәрнең хезмәт хакын, төгәлрәге уртача хезмәт хакын күтәрергә кушты. Бүген район хуҗалыкларында барысы 1875 кеше хезмәт куя, аларның уртача хезмәт хакы 28157 сум( җитәкче белән савымчыныкын бергә кушып икегә бүлгәч чыккан саннар дип уйларга кирәктер). Республикада бу сан 31 мең сум чиген узып бара, ел ахырына 32 мең сумны узачак.

Районда республика күрсәткечен узган хуҗалыклар да бар- иң күп хезмәт хакы алып эшләүчеләр “Чишмә” агрофирмасында- 32577 сум, “Чишмә” хуҗалыгында 30200 сум. Иң азы-“Чиялек”тә-18 мең сум, “Саф”- 22 мең сум.


 Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев