Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Эше белән җыры янәшә

Авылда туып-үскән егетләр өчен техника аеруча якын инде ул. Чуракай авылы егете Альберт Әһлиев тә кечкенәдән техника белән кызыксына. Мәктәпне тәмамлагач, механизатор белгечлеге үзләштерү нияте белән 80 нче һөнәр училищесына килә. Аны уңышлы тәмамлагач, хезмәт юлын 2008 елда "Алга" хуҗалыгында тракторчы буларак башлый. МТЗ-1221 тракторы белән язгы-көзге кыр эшләрендә катнаша....

Авылда туып-үскән егетләр өчен техника аеруча якын инде ул. Чуракай авылы егете Альберт Әһлиев тә кечкенәдән техника белән кызыксына. Мәктәпне тәмамлагач, механизатор белгечлеге үзләштерү нияте белән 80 нче һөнәр училищесына килә. Аны уңышлы тәмамлагач, хезмәт юлын 2008 елда "Алга" хуҗалыгында тракторчы буларак башлый. МТЗ-1221 тракторы белән язгы-көзге кыр эшләрендә катнаша. Тик торуны белми торган уңган өч ел рәттән корткыч-бөҗәкләргә каршы агу сиптерүдә дә эшли.
Быел көзен исә яңа гына кайткан Акрос комбайнын да аңа ышанып тапшыралар. Шуның белән хуҗалык басуларыннан 24 мең 487 центнер икмәк суктыра ул. Үзләрендә эшне тәмамлагач, "Эконом" хуҗалыгына да барып ярдәм итә.
Иртә таңнан караңгыга тикле басуларда эшләү өстенә, сәнгатьтән дә читтә калмый Альберт. Авылда бер генә концерт та аннан башка үтми. Үзенең моңлы тавышы белән авылдашларын сөендерә ул. Әнә шуңа да эше дә җырлап кына бара аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев