Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Эшлим дисәң – эш җитәрлек

Үзеңне кая куярга белми, эшсезлек дип тормышны, дәүләтне сүгеп, кул кушырып утыру - ялкаулыкка бер сәбәп. Күпләр үзенә кирәген җирдән иелеп ала. Байтак кына бил бөгәргә туры килсә дә, шөкер, үзең эшләп тапканының яме дә, тәме дә үзгә. Сүзем үз көннәрен үзләре күрүче фермер хуҗалыклары хакында.Кемнең ничектер, әмма безнең телгә...

Үзеңне кая куярга белми, эшсезлек дип тормышны, дәүләтне сүгеп, кул кушырып утыру - ялкаулыкка бер сәбәп. Күпләр үзенә кирәген җирдән иелеп ала. Байтак кына бил бөгәргә туры килсә дә, шөкер, үзең эшләп тапканының яме дә, тәме дә үзгә. Сүзем үз көннәрен үзләре күрүче фермер хуҗалыклары хакында.Кемнең ничектер, әмма безнең телгә ят "фермер" сүзен ишеткәч, күз алдына ишле маллы, саллы гына корсаклы, бай әфәнде килеп баса. Чынбарлыкта исә, аларның һәркайсысы чандыр гына гәүдәле, һәрвакыт хәрәкәттә булган, зур тормыш тәҗрибәсенә ия, авыл җирлегендә яшәүче гади генә эш кешесе. Китереп биргәнне көтеп ята торганнардан түгел алар.
Район җирлегендә бүгенге көндә 16 гаилә фермасы уңышлы эшләп, яшәп ята. Аларның күбесе хуҗалыктан чыккан кешеләр һәм үз кәсепләрен иң әүвәл мал туплау, ягъни баю нияте белән түгел, гадәттә, хәлләре бик мактанырлык булмаган хуҗалыктан файда күрми үз гаилә икътисадын ныгыту, гади генә әйткәндә - үз көнен үзе күрү нияте белән башлап җибәргәннәр. Шөкер, дәүләт әлеге башлангычны хуплый гына.
Рәсәй Федерациясенең 2013-2020 елларда авыл хуҗалыгының үсешенә юнәлдерелгән дәүләт программасының "Кече хуҗалыкларга ярдәм" өлешендә әлеге максаттан 109241301,34 мең сум акча бүленеп биреләчәк. Әлеге финанслау гаилә фермалары эшчәнлегенең һәр өлкәсенә дә тәгаенләнгән (төзелеш, үрчем алу, игенчелек һ.б.). Республика күләмендә исә әлеге ярдәмгә тагы да өстәмәләр булыр дигән ышаныч бар. Мисал өчен, күптән түгел үрчем алуга дәүләт субсидияләре кертелде. Бер бозауга- 300 сум. Субсидияләр зур хуҗалыкларга да, кече, фермер хуҗалыкларына да биреләчәк. Вакыты 2012 елның башына каралган. Билгеле, 2011 ел өчен ярдәм, үрчем алу 2010 ел күрсәткеченннән югарырак булса гына бирелә, ә 2012 елда 2011 ел саныннан чыгып хәл ителәчәк.
Билгеле, әлеге ярдәмнәрдән файдалану бик җиңел эш түгел - кәгазь белән дус булу кирәк. Моны башыннан кичергәннәр яхшы аңлыйдыр. Үз эшеңне башлап җибәрмәскә беренче сәбәп ялкаулык булса, икенчесе - бюрократия. Шуңа да карамастан, 2010 елда Рәсәй буенча 126 мең кеше үз фермер хуҗалыгын булдырган, 28 мең кешене эшле иткән. 2011 елның ярты еллыгында аларга 42 мең кеше өстәлгән, 13 мең эш урыны барлыкка килгән. 2012 елда 150гә якын шәхси терлекчелек фермасы булдыру күздә тотыла.


Эшләсәң- эш җитәрлек. Район җирлегендә генә кайнаган тормышка күз салсаң, моңа инанасың. Адай авылында яшәүче Дәүләтовлар гаиләсе тәвә кошы асрыйлар. 3 айлыкларына утырып йөрерлек - тиз үсәләр. Хуҗа аларга дип өр-яңа торак җиткезеп йөри. Билгеле, бу зур чыгымлы эш. Барып кергәндә, акча юнәтергә дип, район үзәгенә ашыга иде.
Мари Суыксу авылыннан Ирина Сәйфетдинова, бозауларын да исәпкә алганда 30га якын эре мал асрый. Бүгенге көндә 1 сыерга 13 литр сөт сава. Маллар җылы, яңа торакта асрала.
Бүләк авылыннан Әскать Низамов та каралты-кураларын киңәйтү белән мәшгуль. 100гә якын сарык, 16 эре мал асрый ул. Аларга өстәп, әле 100 баш умартасы да бар.
Чалманараттан Газинур Әмировның җир кишәрлеге зур хуҗалыкның МТПсы белән бер, хәтта автобусы да бар. 84 эре мал (шуның 44сыер), 7 ат асрый. Биредә шулай ук төзелеш гөрли.
Кыркаентүбә авылыннан Әнис Хаҗиев та аннан калышмый. 4-5 ай дигәндә 24 эре малга тәгаенләнгән бер дигән торак төзеп куйган. Әлегә 8 сыер, 2 үгез асрый. 46 гектар җире бар. Бу кәсебенә тотынганга 2 елдан бераз артык кына вакыт узса да, тәҗрибәсе зурдан.
Күрше Иске Кормаш авылында игенчелек белән көн күрүче Тимер ага Билалов үзенә күрә бер шәхес. Фермер хуҗалыгын, лаеклы ялга чыккач, башкалар эшләп арып тыныч тормыш белән яши башлагач, тернәкләндереп җибәрә ул.
Чуракай авылыннан Хавил Шәеховның 135 баш эре малы бар, шуның 33е сыер. Көнлек савым уртача 300 литр. Әлегә шулай ук яңа төзелешләр, үзгәртеп корулар белән мәшгуль.
Түбән Карач авылында сарыкчылык белән шөгыльләнүче Тәлгать Арсланов - район картасында югалып барган авылга җан өрүче кешеләрнең берсе. Бүгенге көндә 200дән артык сарык асрый ул. Эре малы да җитәрлек. Бердәнбер күршесендә дә маллар ишле. Икесенең сарык малы зур авыл көтүе белән бер.
Саный китсәң, алар шактый, телгә алмаганнар гафу итәрләр. Кайсына гына барып кермә- ниндидер эш кыра, яшим дип тырыша. Уен-көлкегә, ялга вакытлары калмаса да, берсе дә үкенми. Хәер, проблемалар да җитәрлек. Алар, гомумән, авыл хуҗалыгы продукциясенең бәяләренә бәйле. Хезмәт куеп, тир түгеп булдырганны юк бәягә озату күңелне тырный. Шулай да, уфтанмый, юктан бар ясап, үз көннәрен үзләре күреп, эшсезлектән интекми яшәп яталар. Ә моны, әйткәнемчә, һәркем дә әле булдыралмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев