Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Эшнең башы — тимерлектә, дәвамы — язгы басуда

Агронсәнәгать тармагының районкүләм семинары кысаларында эш сәфәребез «Чишмә» хуҗалыгының остаханәсенә, машина-трактор паркына да төште.

Биредә дә тәртип һәм пөхтәлек хакимлек итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәренең көзге һәм кышкы чорда да буш вакытлары булмый диярлек, чөнки алар яңа авыл хуҗалыгы сезонына тракторлар һәм агрегатлар әзерлиләр. Быел ябык түбә астындагы, таләпләргә туры килешле техника остаханәләренә игътибар җитди булды.

Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдус Хәкимов:

— Безнең машина-трактор парклары басуга чәчү яки урып-җыю кампанияләренә старт биргән чакта гына имкә төшәргә тиеш түгел. Алар һәрчак кү уңында булсын! Әлеге чор — хуҗалыкларның техника паркларында эш кайный. Киләсе елга әзерләнү мөһим! Ремонт, дефектовка мәсьәләләрен хәл итәбез икән әле, ала өзлексез ферма, басу-кырлардагы эшне башкарып булачак! 

  • Бүгенгесе көннең төп бурычлары: запчастьләр әледән үк хәстәрләү. Вакыты тыгызлашкач, бәяләр «ат хакына» әверелә.
  • Кырчылык техникалары 3 ай чамасы гына кулланышта. Ләкин 9 а й буена аны тиешенчә сакларга кирәк! 

  • Таләпләр буенча комбайннар һәм электрикалары күп булган зур тракторлар ябулы, су үтмәстәй навесларга кертелә. Ябык биналарда саклангач, эш куәте дә әйбәт була
  • Техниканың корылмалары көн артыннан көн кыйммәтләнә. Үзебездә ремонтлау күпкә яхшырак та, отышлырак та!

— Ремонтчыларыбыз эшне кыска тоту максаты белән яналар. Чөнки һәр авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүне срогына өлгертергә тиешбез. Шулай ук алар эшнең сыйфаты турында да онытмыйлар, — диләр «Чишмә» хуҗалыгының машина-трактор паркында.

Кыскасы, хуҗалыкта эшлекле һәм уңай мөхит, эшчеләрнең эшләү дәртләре бар — димәк, барлык техниканың да сыйфатлы ремонтланып, язгы чәчүгә әзер булачагына өмет зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев