Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Федераль программа нигезендә терлек торагын төзегән чыгымның чиреген кайтарып була

“Ташкын” хуҗалыгында узган киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашу белән беррәттән, кайбер яңалыклар турында да белде.

         Район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов терлек тораклары төзелгән очракта федераль һәм республика программалары нигезендә чыгымнарны кире кайтарып булуы турында сөйләде.

Реклама

             Районда инде андый уңай тәҗрибә бар. “Чишмә” агрофирмасында бәйсез ысул белән сыерлар асралачак терлек торагы проекты өчен федераль бюджеттан чыгымнарның  25 процентын кире кайтарганнар. Бу программада катнашу өчен берничә шартның үтәлүе кирәк. Иң мөһиме- терлек баш саны 400 баштан күбрәк һәм бәйсез асралырга тиеш. Шулай ук торакка урнаштырылган җиһазларның да суммасы кире кайтарыла ала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев