Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Фермер Тәлгать Арсланов: Бәрәңгене ныгыгач, үсүдән туктагач кына алырга кирәк

Районыбызда күпләп бәрәңге игүчеләр берничә генә. Фермерлар Тәлгать Арсланов белән Әюповлар гаиләсе 2016 нчы елдан башлап бергәләп икенче икмәк үстерәләр. Елдан-ел тәҗрибә туплый торгач даими клиентлар базасы барлыкка килгән. Ярминкәләрдә аларны көтеп алалар.

                  Фермерларның яшелчәсе сортлы: Түбән Карач авылы янындагы басуда безнең якка районлаштырылган “Гала” һәм “Невский” сортлары үсә. Бер гектар мәйданнан 200 центнер уңыш чыга.

 

-    Бәрәңгене 20 гектардан да аз утыртмыйбыз. Быел 22 гектарга кадәр җиткердек. Ел саен элиталы орлыклар белән симәнә материалларын яңартып торабыз. Яңа алынган бәрәңгенең  репродукциялелеге 5 елга кадәр җитә,- дип бәрәңге игү нечкәлекләре белән таныштыра Тәлгать Арсланов. 

-    Узган ел бәрәңге уңышы куандырмады, Тәлгать абый. Чыгымнарны ничек капладыгыз?

-     Бездә алай былтыргы уңыш белән быелгысы арасында аерма күренмәде, бер чама булды. Шунысы күңелгә тиде- бәрәңге үсә башлагач кына яңгырлар туктады. Бәрәңгегә яңгыр нык кирәк. 

 

    1 октябрьдә махсус тракторлар белән бәрәңге уңышын җыярга керешкән фермерлардан, ни өчен бик соңладыгыз, дип сорамый калмадык.

 

-    Бәрәңгене ныгыгач, үсүдән туктагач кына алырга кирәк. Шулай итсәң- яхшы саклана. Черегәне череп бетә. Ә август аенда алынган бәрәңге подвалга төшереп кую  белән шыта башлый. 

  Тәлгать абыйның янәшәсенә басып бәрәңге ала торган трактор механизмын чистартып баручы икенче агаебыз Тәлгать абыйның кулдашы Фәнис Әюпов. 70 нең теге ягындагы ир-егеткә бабай дияргә тел әйләнми. Җитез хәрәкәтләр белән арбага да менеп китә, эшен дә эшли. 

- 1998 нче елларда дөньялар болганып- бозылып китте. Ике улым эшсез калды.  Шуңа йөрәгем түзмәде, пай җирләрен алып фермер хуҗалыгы оештырып җибәрдек. Эшебез гел каршылык белән барды. Шулай булса да бирешмәдек. Ныклы нәселдән без. Ата-бабаларым Сабадан- һөнәрчеләр, кулы эш белә торган яклардан. Безгә эш булса-олы бәхет. Әле хәзер дә өйдә утыра алмыйм. Балаларга булышырга дип басуга чыктым, -ди Фәнис Әюпов. 

 

          Фәнис абыйның ике улы, бер кызының гаиләсе әтисенең олы терәге. Рузилнең малае Шамил Казан Дәүләт аграр университетның бакалавриаты тәмамлап кайткач, җир эшенә ныклап чумган.

 Магистратурада читтән торып укый.  Тәлгать Арсланов та, бабасы да егеткә зур өметләр баглый. Чөнки Шамил тәпи китүгә диярлек тракторга утырып бабасы белән басуга, урманга йөри башлый. Әтисенә урып-җыюда комбайнчы ярдәмчесе була. Бәләкәйдән авыл хуҗалыгына булган мәхәббәте еллар үткән саен ныгый гына. 

-    Укырга кергәндә миндә үз эшем буенча практик белемнәр бар иде инде. Университетта теориясен өйрәттеләр. Бәләкәй чакта, миңа 8 яшь иде ул вакытта,  берүземне басу эшкәртергә җибәрделәр. Эшләп чыктым бит шуны.


         “Механикалаштыру һәм техник сервис” институтын тәмамлавы юкка булмаган Шамилнең. Быелгы җәйдә үз куллары белән КамАз машинасын җыйган. Әлбәттә, туганнары да ярдәм иткән. Басу эшләрен яратып эшли ул. Шулай булмаса, студент чагында укытучыларыннан рөхсәт алып икешәр ай урып-җыюда катнашыр идеме?



 

    -Фәнис абыйныкылар ныклы булды. Алар белән бергәләп, килешеп эшлибез. Безне хәзер кооператив дияргә дә була. Фәнис абыйның ике улы- Рузил белән Нияз белән кайткан бәрәңгене сорларга аералар. Без өчәү басуда. Бәрәңге алу техникабыз яңа түгел, әмма шуны төзәтештереп хәлдән чыгабыз. Механизм вакны эредән, шулай ук чүбен аера,-  дип сүзгә кушылган Тәлгать абыйдан бәрәңге игү серләрен сораштырабыз. 

-    Бәрәңгене кортлардан ничек саклыйсыз?

 

-    Бәрәңгене утыртканда ук “Престиж” препараты белән агулап утыртабыз. Файдасы бик зур. 90 көндә агуы чыгып бетә. Яшелчәне бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы эшкәртәбез. Бәрәңге эшкәртү өчен безнең бөтен техникабыз, агрегатларыбыз бар. Җир эшкәртү дисеңме, утырту, рәт араларын эшкәртү, агротехник чаралар кулланып агу сиптерү, витаминнар, ашлама кертү барысы да вакытында башкарыла.

 

 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев