Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Фермерның табышын ничек арттырырга: район белгечләре үз киңәшләрен әйтте

Районда 15 фермер хуҗалыгы игенчелек белән шөгыльләнә.

         Аларның 11е “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Актаныш филиалы белән 11е тыгыз хезмәттәшлектә.

      Язгы чәчү алдыннан әлеге фермер хуҗалыклар чәчүлек орлыкларын агроном-экспертлардан тикшертә, фәкать шуннан соң гына басуларга чәчә. Бүген район фермерлары белән очрашуда филиал җитәкчесе Әфка Сәрвәров фермер хуҗалыклардагы чәчүлек орлыкларның сыйфаты түбән булуы, басуларга ашламаның тиешенчә кертелмәвен билгеләп үтте. Мәсәлән, узган ел хуҗалыклар 1 гектар сөрем җиренә уртача 74 килограмм җир сыен кертсә, фермерларда ул нибары 34 килограмм тәшкил итә. Яңа сортлар белән эш итү, җирләрне технологик таләпләргә туры китереп сөрү һәм тырмалау, чүп үләннәренә каршы эшкәртү, үсемлекләрне тукландыру- әлеге эшләр системага салынса, фермерларга  югары уңыш алу юлы ачылачак. Шунысы да бар: дәүләт субсидияләре дә шушы таләпләр үтәлгәндә генә бирелә. 
              Район башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалыкларның басуларын караган кебек, фермерларның да язгы чәчү торышын карауны оештырачакбыз дигән тәкъдимен кертте. Гомумән, район җитәкчелеге фермерлар эшчәнлеген игътибарда тота. Быелгы Алдынгылар җыенында сыер баш санын арттырган, савым күләмен республиканың уртача күрсәткеченнән киметмәгән( ул 6601( килограмм), 5 ел буена фермерлык белән шөгыльләнгән фермерларны хөрмәтләү оештырылган. Алар- игенчелек буенча: Фәрит Хуҗин, Изһар Билалов, Зөбәрҗәт Нуретдинова, сөтчелектә: Ришат Вәлиев, Дамир Имамов, Әнис Хаҗиев, кошчылыкта: Һаҗәр Фәрдиева, Фәнил Шаязданов, Айнур Хәбиров. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев