Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Әфка Сәрвәров: Чәчү өчен эрерәген калдырыгыз

Актаныш районы өчен быелгы урып-җыю чоры катлаулы килде. 2010 елгы корылыкта бер тапкыр сыналган игенчелек тармагы янә яңгырсыз җәйдә имтихан тотты.

Җир белгечләре яңа шартларда уңыш алу юлларын барлый. Беренче чиратта, әлбәттә, хуҗалыклар сыйфатлы чәчүлек орлык әзерләүгә ныклы игътибар юнәлтергә тиеш. 

-    Язгы чәчү вакытында орлык кыйммәтләнәчәк, шуңа күрә хәзердән үк орлыклар белән тәэмин итеп куярга кирәк. Мәсәлән, чит ил гибриды булган кукуруза орлыгын декабрьгә кадәр юнәтегез. Инде кайбер сортлар сатуда бетеп килә , өлгерергә кирәк. Үзебезнең “Актаныш” агрофирмасы кукуруза белән яхшы шөгыльләнә, бер гектардан 40 центнер уңыш алынды.  Корылык булу сәбәпле мең орлыкның авырлыгы гадәттәгедән шактый ким. Чәчү өчен орлыкның эрерәген сайлап калдырыгыз, эре иләктән яхшылап иләгез,- дип коллегаларына орлык әзерләүнең бар нечкәлекләренә кадәр аңлатты “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров.
 

Әфка Әбелгас улы хуҗалык агрономнарының 1 октябрьгә кадәр чәчүлек орлыкларны анализга тапшыруларын сорады.

Кызганыч, урып-җыюдан соң тугарылган хуҗалыклар да бар әле. “Башак”, СПСК “Агыйдел”, “Алга”, “Чиялек”, “Эконом”, технология техникумы үзәккә тикшертергә бөртеклеләрне китерүне кирәк санамаган. 


Бодай, арпадан тыш көнбагыш, җитен һәм башка культураларны игәргә тәкъдим итте агрономнарга районның баш игенчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев