Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Горчица бәясе бодайныкыннан 3 тапкырга кыйммәт

2021 ел уңышы, быелгы һава шартлары өчен канәгатләнерлек, диде Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев.

              Бүген җыеп алынган икмәк чистартылып, иләп амбарларга салып куелды. Күчмә фонд белән бергә язгы чәчүгә 20 мең тонна, терлек азыгына 40 мең тонна икмәк әзерләнде. 4 мең тонна икмәк халыкка  пай җирләре өчен биреләчәк. 
          Язгы һәм көзге бодай, арыш, борчак, арпа белән беррәттән районыбыз хуҗалыклары өчен солы һәм карабодай төп игү культуралары булып тора. Солының уртача уңышы 14 центнерны, ә карабодайныкы 12 центнер тәшкил иткән. 
           Бөртеккә кукуруза, горчица, рапс, җитен культуралары да күпләп җыеп алынды.Техник культуралар игелә торган мәйданнарны арттыру базар мөнәсәбәтләре белән бәйле. Аларга сорау зур һәм бәя дә югары. Бодайның бер килограммы быел 17-20 сум булса, горчицаныкы 60 сумнан да арта. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев