Актаныш

Гыйнвар аен йомгаклап

- Терлекчелек турында өстен-өстен генә язасыз, мәгълүмат юк, - дип шелтә белдерде әлеге тармакка кагылышлы чираттагы җыеннарның берсендә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисов. Турыдан-туры миңа атап әйтелмәсә дә, "сыер", "хуҗалык" мәгънәсендә яңгырагач, үземә кабул итми булдыралмадым. "Газетада колхоздан башка бернәрсә дә юк, укырлык түгел", - дип лаф орган...

- Терлекчелек турында өстен-өстен генә язасыз, мәгълүмат юк, - дип шелтә белдерде әлеге тармакка кагылышлы чираттагы җыеннарның берсендә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисов. Турыдан-туры миңа атап әйтелмәсә дә, "сыер", "хуҗалык" мәгънәсендә яңгырагач, үземә кабул итми булдыралмадым. "Газетада колхоздан башка бернәрсә дә юк, укырлык түгел", - дип лаф орган кайбер таныш-белешләремә янә зарланырга азык биреп, чираттагы язмада әлеге "хатамны" төзәтермен, шәт.
Терлекчелек тармагының айлык эшчәнлегенә йомгак ясап, газета битләрендә даими чыгып килгән язмаларда, чыннан да, соңгы арада күпчелек авыл яшәешенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде: сөт, аны җыю, аңа түләү, сыер асрау отышлымы һ.б. Яңалык буларак, бу мәсьәләләрне өстен кую урынлырак тоелды. Мал асрап көн күргән халыкны борчыган сорауларга җавап ул. Ә хуҗалыклардагы бер үк вәзгыятьне ничек кенә төрләндермә, дөньялар аннан гына җайга салынмый. Шулай да, янә саннарга игътибар итми мөмкин түгел.
Таптануның мисалы
Елның тәүге аен хуҗалыклар 32 мең 608 эре терлек саны белән төгәлләде. Узган, ягъни 2014 елның гыйнвар ае белән чагыштырганда, 4 башка күбрәк ул. Кем әйтмешли, килеп җиттек... Дөрес, ел дәвамында азмы-күпме үсеш булгандыр, әмма 2014 елны без, 2013 елның декабрь аена караганда 300 башка якын ким саннар белән төгәлләгән идек, шөкер хәзер бераз "алга китеш" бар икән.
- Бу безнең бер урында таптанып торуның бер мисалы инде, - дип искәртте Дәниф Харисов үзе дә. Саннарга күз салсак, "Әнәк", "Актаныш" агрофирмалары, "Ташкын" хуҗалыгы ел башыннан күпләп мал баш саннарын арттыруга ирешкән. "Саф", "Нива", "Алга" хуҗалыкларында хәлләр мактанырлык түгел. Алар еллык чагыштыруларда да "кызылга батып" утыра. Шөкер, сынатмыйлар, яманмы, яхшымы сайлап алган юлларыннан туры баралар. Кайда килеп чыгарлар, анысы гына билгесез.
Кем гаепле?
Саннарга ышансаң, ай эчендә хуҗалыкларда 75 мал җан тәслим кылган (шуның 19ы - "Нива" хуҗалыгында). Алар арасында 51е - 2 айга кадәрге яшь маллар (17се янә "Нива"да), 11 баш - 2-6 айлык, 9 баш - 6-12 айлык маллар. Чын дөресен генә әйткәндә, табигатьтә, ерткычлар арасында көтүе белән йөрсә дә бу чаклы мал кырылмас иде.
Ел башыннан сыерлар көтүенә 561 тана кергән, 313 сыер бракка чыгарылган. Ягъни керем белән чыгымнар бер үк диярлек. Сыерларны бракка чыгармаган "Нива" белән "Наратлы" хуҗалыгыннан кала, башка җирлекләрдә малкайлар, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы әйтмешли, "транзит" рәвешендә йөри. Терлекчелек яши, мал керә-чыга, дөньялар гына әллә ни үзгәрми.
Мактанырлык саныбыз юк
- Күкрәк киереп, мактанып йөрерлек саныбыз юк, - ди Дәниф Харисов. - Бүген райондагы булган азык белән, алынган төрле өстәмәләр белән яхшы күләмдә сөт алырга була. Бу - безнең, белгечләр - сезнең эшләп бетермәү генә! - дип ассызыклады ул. Хуҗалыклардагы 11 меңнән артык сыерларның 314е генә бүгенге көндә 25 кг сөт бирергә сәләтле, ягъни гомуми санның 4 проценты гына. Алар нигездә Нур Баян исемендәге, "Эконом", "Ташкын", "Нива" хуҗалыклары, "Әнәк", "Актаныш" агрофирмаларында. Гомуми сыер санының 2433е - 15-20 кг, ә 2778е 10-15 кг сөт бирергә сәләтле. Калганнарын санап торуны кирәк санамыйм, чөнки кәҗәдән азрак сөт биргән сыерларда өмет юк, сан өчен җан асрасаң гына. Шуны гына искәртеп китү урынлыдыр: андый сыерлар гомуми санның 26 процентын тәшкил итә.
Тыңламас малкайлары диета тота
Соңгы арада сөткә бәя бераз төшү сәбәпле, ниятләгән керемнәрне алып бетереп булмады, тик иткә бәя күтәрелү әлеге югалтуларны азмы-күпме капларга тиеш иде. Кызганыч, бәя бар - ит юк. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ит җитештерү 2 процентка гына арткан. Малкайларның тәүлеклек үсеше түбән. Бу вәзгыятьтә ниндидер могҗиза өмет итеп булмый. Фәндүс Гарипов җитәкләгән Мерәс ("Нур") фермасында тәүлеклек үсеш 1084 грамм, Азат Галиев җитәкләгән Яңа Байсар ("Ташкын") фермасында - 894, Әлфис Мәрданов җитәкләгән Гәрәй ("Наратлы") фермасында - 877 грамм тәшкил иткәндә, Тыңламастагы ("Нива") Вадим Муллаянов карамагындагы малкайлар диета тота: биредә тәүлеклек үсеш 285 грамм гына. Белмим, бәлки саннарда хата киткәндер, әмма узган ел яхшы үсеш биргән беренче җиделектә тора иде алар. Карт, Мари-Татар Суыксуы фермаларының малкайлары да зарлана белсә, хәлкәйләре турында аты-юлы белән сөйләп китәр иде. Бу - белгечләрнең, хуҗалыкта хезмәт куйганнарның "фидакарьлек" нәтиҗәсеме, саннар буталышымы: анысы, әйткәнемчә, билгесез.
Әллә хөрмәтенә күрә хезмәтеме?
Шушы хәлләрдән соң үзеннән-үзе: "Әллә хуҗалыкта булдыксызлар гына эшли микән соң?" - дигән сорау туа. Һәркемнең үз вазифаларын тиешенчә башкармауның сәбәбе нидә? Ялкаулыкмы? Әллә тәкәбберлекме? Әллә инде хөрмәтенә күрә хезмәтеме?
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында уртача хезмәт хакы 13 мең 709 сум тәшкил итә. Саннарга игътибар итсәк, узган елга караганда 12 процентка арткан ул. Хезмәткә иң югары түләү - 16 мең 873 сум - "Әнәк" агрофирмасында (үсеш - 21 процент). "Таң" хуҗалыгында 16 мең 424 сум (үсеш - 16 процент), Нур Баян исемендәге хуҗалыкта 16 мең 291 сум (үсеш - 6 процент) һәм "Актаныш" агрофирмасында 13 мең 990 сум (үсеш - 7 процент) түләнә. Калган хуҗалыкларда хезмәт хакы район буенча уртача саннан түбәнрәк. Хәер, арада, түләнсә, анысы да таманга туры килер иде әле, дип ямансулап куючылар да табылыр. Нинди генә сан язсаң да, кәгазь күтәрә шул.
Саннарда чагылган дөреслек
Шәхсән үзем саннарның никадәр дөреслеккә туры килеп бетүен искәртергә алынмыйм, әмма бер-ике мисал китерми мөмкин түгел. Мәсәлән, 2014 елга нәтиҗә ясап уздырган киңәшмәдә 2015 елның 1 гыйнвар көненә хуҗалыклар елны 32 мең 229 эре терлек белән төгәлләде дип бирелгән иде. Инде гыйнвар аен җөпләп биргән саннарда 2015 елның 1 гыйнвар көненә 32 мең 463 эре мал саны бар иде дип ярылып ята. 234 малның каян чыкканын, дөресен генә әйткәндә, аңлап бетерә алмадым. Агымдагы елның гыйнвар аенда да күпме үрчем алынганын тәгаен гына әйтеп булмый. Чөнки киңәшмәдә яктыртылган таблицаларның берсендә алынган бозаулар саны 1216 дип бирелсә, икенчесендә 1241 дип күрсәтелә. Бәлки ялгышамдыр, анысы өчен алдан ук гафу үтенәм, әмма күзләргә ышанычым зуррак. Шул сәбәпле әлеге аңлашылмаучанлыклар башка сан-күрсәткечләргә дә шәүлә ата.
Ничек кенә булмасын, сүземдә торырга тырыштым дип уйлыйм. Саннар да, башка мәгълүмат та җитәрлек сыман. Аларның никадәр дөреслеккә килеп бетүе хакында һәркем үзе нәтиҗә ясар дигән өметтә калам. Ә терлекчелектә хәлләрне уңай якка үзгәртү өчен, иң әүвәл, тармакта эшләгән белгечләрнең дөрес юнәлештә хәрәкәтләнүе шарттыр. Кызганыч, авыл хуҗалыгы идарәсендә әлегә әйдәп баручы белгеч урыны да буш. Хәер, кайчандыр булыр дигән өмет тә юк, чөнки әлеге штат инде күптәннән кыскартылган дип беләм. Хәерлегә булсын, башка сүзем юк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: