Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Гүзәл Әхмәтова Cавымчылар бәйгесеннән җиңү белән кайтты

Сыер савучылар арасында республикакүләм бәйге инде 43нче мәртәбә үткәрелде. Быелгысы Кукмарада уздырылды. Әлеге бәйгедә райондашыбыз, "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Гүзәл Әхмәтова районыбыз данын яклап, өченче урынны яулады. - Конкурс бик оешкан төстә узды. Чарада республика Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты, - ди яшь...

Сыер савучылар арасында республикакүләм бәйге инде 43нче мәртәбә үткәрелде. Быелгысы Кукмарада уздырылды. Әлеге бәйгедә райондашыбыз, "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Гүзәл Әхмәтова районыбыз данын яклап, өченче урынны яулады.
- Конкурс бик оешкан төстә узды. Чарада республика Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты, - ди яшь савымчы-җиңүчебез.
Гүзәл Әхмәтова моннан 10 ел элек Яңа Әлем авылына килен булып төшә һәм савымчы булып эшкә урнаша. Районкүләм бәйгеләрдә даими катнашып килә. I-II урыннарны алган чаклары да бар. Быел исә 35 яшькәчә яшьләр арасында районда абсолют җиңүче булды. Республика бәйгесендә дә теләп катнашты. Һәм юкка түгел. Ул биредә үз һөнәрен яхшы белүен дәлилләде. Әлеге җиңү районыбызда терлекчелеккә уңай шартлар тудырылуы һәм хезмәтчәннәрнең һөнәри осталыкка ия булуы турында сөйли.
Гүзәл конкурста алган тәэсирләре белән теләп уртаклашты:
- Кукмарага баргач, андагы эш шартлары белән таныштык, республиканың төрле районнарыннан җыелган савымчылар белән аралашып, бер-беребезнең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштык. Һәрбер торакка кереп, бик нык кызыксынып, карап йөрдем. Терлек азыгы салынган базларны күрсәттеләр. Бөтен җирдә төзеклек. Ферма араларында чәчәкләр үсеп утыра. Саву технологияләре бездәге кебек.
- Ярыш барышында каушатмадымы?
- Каушата, әлбәттә, жюри әгъзалары һәрбер хәрәкәтебезне җентекләп күзәтеп тордылар. Башта
теория буенча сынау уздык. 20 сорау бирелгән иде. Аннары саву аппаратын сүтеп җыйдык, монда тизлеккә әһәмият бирелә. Соңыннан технология буенча сыер савып күрсәттек.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Гүзәл Шаһиәхмәтова да конкурс таләпләренең зур булуын ассызыклап үтте:
- Районыбызның терлекчелек тармагында хезмәт куючылар ел да үткәрелә торган мондый бәйгеләргә зур әзерлек белән киләләр. Шунсыз уңышка ирешү мөмкин түгел. Шуңа күрә республика бәйгеләрендә дә призлы урыннардан төшеп калганыбыз юк диярлек. 2016 елда "Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә катнашып, шул ук "Башак" хуҗалыгыннан Нурания Насыйпова җиңүгә иреште. Республика бәйгеләрендә катнашу райондашларыбызга киләчәк эшләрендә стимул бирә. Моңа кадәр линияләрдә сөт саву буенча гына катнаштык, киләчәктә саву залларында сөт саву буенча да катнашырга дигән максат куйдык.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев