Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хакыйкатьне саннар гына билгеләми

Тәҗрибә уртаклашу, еллык эшчәнлеккә йомгак ясау нияте белән хуҗалыкларда дәвам иткән чираттагы гамәли сөйләшү 27 октябрь көнне "Башак" ҖЧҖдә узды. Иске һәм Яңа Әлем авылларын берләштергән хуҗалыкның саннары айлык эшчәнлек йомгагына багышланган киңәшмәләрдә еш яңгырый. Һәм, кызганыч, күпчелек очракта тискәре яктан телгә алына иде. Бәлки сәбәбе дә булгандыр, әмма коры...

Тәҗрибә уртаклашу, еллык эшчәнлеккә йомгак ясау нияте белән хуҗалыкларда дәвам иткән чираттагы гамәли сөйләшү 27 октябрь көнне "Башак" ҖЧҖдә узды.

Иске һәм Яңа Әлем авылларын берләштергән хуҗалыкның саннары айлык эшчәнлек йомгагына багышланган киңәшмәләрдә еш яңгырый. Һәм, кызганыч, күпчелек очракта тискәре яктан телгә алына иде. Бәлки сәбәбе дә булгандыр, әмма коры саннарны күзаллау - бер, барып күрү -бөтенләй икенче. Юк, ялгыш фикер йөрткәнмен дип әйтүем түгел, бары узган вакыт дәвамында хуҗалыкта уңай якка үзгәрешләр шактый.

Сер түгел: алдагы елда районда зур республикакүләм киңәшмә узачак. "Башак" ҖЧҖ-районның йөзе буларак тәкъдим ителәчәк хуҗалыкларның берсе. Әлбәттә, бу - зур җаваплылык. Хуҗалыкта, әлеге зур киңәшмәгә әзерлек кысаларында, шактый гына төзекләндерү, яңа объектлар булдыру киң колач җәйгән. Яңарту һәр өлкәдә дә башкарылачак.

Гамәли сөйләшүдә катнашканнарга, инде сафка баскан яңа орлык әзерләү линиясе тәкъдим ителде. Яңа булгач, аның сыйфатын һәм отышлылыгын аңлатып тору урынсыз, чөнки һәр яңарыш замана таләпләренә буйсынып, иске хаталарны искәртеп чынга ашырыла. "Башак" ҖЧҖ "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясенә кергән (2008 елда) һәм бүгенге көндә район күләмендә яхшы сыйфатлы орлыкларга ия хуҗалыкларның берсе. Мул иген кырлары белән дә лаеклы рәвештә горурлана алалар. Бу, әлбәттә, техник яңарышсыз, игенчелектәге уңай алымнарсыз мөмкин түгел.

Реклама

Сүз башындагы "уңай якка үзгәрешләр" дип терлекчелек тармагы истә тотып әйтелгән иде. Хуҗалыкта барысы 1618 эре терлек асрала. Шуның 627се - савым сыерлары. Алдагы елның җәй ахырына эре мал санын 1800гә җиткерү бурычы куелган. Хуҗалыкның әлеге алмаксатны үтәргә куәте җитәрлек. Киңәшмә узган көнгә тулаем савым - 5, атна башына исә 8 мең центнерга арттыруга ирешкәннәр иде. Сере -141 гектарлык люцерна басуы. Хуҗалык җитәкчесе Хәлил Мансур улы сүзләренә караганда, әлеге җирләрне дискатор белән эшкәртеп арыш чәчкәннәр, люцернаның элгәре арпа да чыккан. Маллар өчен менә дигән көтүлек бу. Өстәвенә, рационнары биокушылмалар, көнбагыш шроты, һәм катнаш азык белән баетыла. Шулар нәтиҗәсендә көз башындагы зур югалтуларга нокта куелган. Сыерның сөте кимегәч, аны кире кайтару юллары гаять авыр икәнен мал асраган һәркем яхшы беләдер.

"Янаул" ҖЧҖдә узган алдагы киңәшмәдә ташланган сыерларга карата профилактик чаралар ассызыкланган иде. Яңа Әлем фермасында әлеге мәсьәләгә янә басым ясалды, чөнки, нәтиҗәдә күренгәнчә, әлеге сүзләр бар җитәкчеләргә дә барып ирешмәгән. Киңәшмә узган көнгә район буенча 277 ташланган сыерның нибары 55нә генә маститка каршы профилактик чаралар күрелгән. Гади генә чараның отышлылыгы кат-кат ассызыкланса да, 27 октябрь көненә әлеге хезмәт "Нигез", "Башак", "Чишмә", "Янаул" ҖЧҖләрендә генә башкарылган иде.

"Башак" ҖЧҖнең терлекчелектәге уңай күренешләренең тагын берсе -торакларны рациональ үзгәртеп кору, булган мәйданнарны тиешенчә файдалану. Биредә маллар, коммуналь фатирдагы кебек, сыртка-сырт терәп җан асрамыйлар. Киресенчә, маллар өчен бар уңайлыклары да булган торакларда хөкем сөрәләр. Хуҗалыкта, элегрәк ташландык дәрәҗәгә җиткән торакны азмы-күпме төзекләндереп, әллә ни бик бүлгәләми ясап, эченә салам түшәп куйганнар. Бирегә 400 кип салам кергән. Басасың- мамык түшәктә йөргән сыман. Хуҗалык җитәкчесенең сүзләренә караганда, әлеге "түшәк" 2 елга җитәчәк. Беренчедән, өслеге җилләп тора, икенчедән, табигый процесслар нәтиҗәсендә җылылык бүлеп чыгарырга сәләтле. Малкайлар каты, туңган өслектә кайчан таеп егылырмын икән дип тормый, рәхәтләнеп җылыда ята ала. Билгеле, сәламәтлекләре дә, продукция җитештерү-чәнлекләре дә башка кардәшләре белән чагыштырганда күпкә үзгә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев