Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хезмәте нәтиҗәсе белән матур

"Башак" хуҗалыгының Нурания Габдуллина җитәкләгән Иске Әлем фермасы үсеш буенча районда бик күпләргә үрнәк булып тора. Мөдирнең саллы тәҗрибәсе ярдәмендә биредә эшләүчеләр дә терлекләрне ничек тәрбияләгән очракта алардан югары үсеш алынасын биш бармаклары кебек беләләр. 2014 елда бирегә эшкә килгән Алмаз Шәймәрдәнов та тиз арада үз эшенең остасына әйләнә. Симертү...

"Башак" хуҗалыгының Нурания Габдуллина җитәкләгән Иске Әлем фермасы үсеш буенча районда бик күпләргә үрнәк булып тора. Мөдирнең саллы тәҗрибәсе ярдәмендә биредә эшләүчеләр дә терлекләрне ничек тәрбияләгән очракта алардан югары үсеш алынасын биш бармаклары кебек беләләр.
2014 елда бирегә эшкә килгән Алмаз Шәймәрдәнов та тиз арада үз эшенең остасына әйләнә. Симертү төркеме үгезләре карый ул. Ел башыннан 9 айда үз карамагындагы 88 баш үгездән 165 центнер үсеш алган. Тәүлеклек үсеше 1125 грамм тәшкил итә. Ел әйләнәсе бер көн дә калдырмыйча гел яннарында булсаң, азыкны вакытында мал авызына барып җитәрлек итеп бирсәң генә, югары продукция алып булганлыгын яхшы аңлый әлеге хезмәткәр. Алмазның әнисе Гөлшан да биредә хезмәт куя. Икесе ике төркемне карасалар да, бер-берсенә һәрчак терәк алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев